Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бөек Ватан сугышы ветераннары – камалыштагы герой-шәһәре Ленинградта яшәүчеләр» Казан шәһәр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Альберт Комяков белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Альберт Комяковка яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров та катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Финанс министрлыгының Казначейлык департаменты оештырылуга 20 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты.
Бәйрәм тантанасы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча РФ Президенты каршындагы совет президиумы утырышында катнашты.
Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.
Утырышта катнашучылар «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Федерация Советы әгъзалары һәм Татарстаннан сайланган Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты.
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең тырышлыгы, югары дәрәҗәдә профессиональ булулары аркасында Татарстанда криминал хәл тотрыклы кала. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе утырышында белдерде.
Утырышта катнашучылар Татарстанның Эчке эшләр бүлекчәләре һәм органнарының 2018 елдагы оператив хезмәт эшчәнлеген карадылар.
Коллегия утырышында шулай ук РФ эчке эшләр министры урынбасары - статс-секретарь Игорь Зубов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан прокуроры Илдүс Нәфыйков катнашты.
2018 елда Татарстан нефть-газ химия комплексында продукция чыгару, табыш, хезмәт хакы һәм салым түләүләре артты. Әмма аерым предприятиеләр буенча нәтиҗәләр начарайган. Бүген бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды (Казан).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды (Казан).
«Татнефть» компаниясенең энергетика өлкәсендә үсеше стратегиясе турындагы мәгълүмат тыңланылды.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Ленинградны камалыштан азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм.
Бөек Ватан сугышының озакка сузылган иң дәһшәтле орышларының берсе тулысынча җиңүебез белән тәмамланды.
Сугыш башлану белән Ленинградны яулап алуны фашистлар һәм аларның яраннары иң зур максат итеп куйды. 1941 елның көзендә шәһәрне коры җирдә тулысынча чолгап алып, алар үз планнарын үтәүгә бик нык якынлашкан иде. Ил белән Ладога күле аша гына элемтә сакланып калган иде ул көннәрдә.
Татарстан Республикасында шәһәр округлары һәм муниципаль районнар арасында Яңа елга иң яхшы бизәлеш буенча республика конкурсына йомгак ясалды.
Конкурс нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.