Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ромекс-Кубань» ҖЧҖ генераль директоры Алексей Прокопенко белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, республика ягыннан анда ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнаштылар.
Үзара файдалы проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сүз барды.
Romex Group — Россия көньягында алдынгы инвестицион-девелопер холдингларының берсе. Инвестицияләр, төзелеш, идарә өлкәсендә эшчәнлек алып бара, коммерция һәм торак объектлар проектларын гамәлгә ашыра.