Рөстәм Миңнеханов Фәнни-техник өлкәдә кече рәвештәге предприятиеләр үсешенә ярдәм фонды генераль директоры киңәшчесе Иван Бортник белән очрашты

27.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Фәнни-техник өлкәдә кече рәвештәге предприятиеләр үсешенә ярдәм фонды генераль директоры киңәшчесе Иван Бортник белән очрашты.  

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы белән Фонд арасындагы хезмәттәшлек турында, мәгариф, НИОКР үстерү өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.