2018 елда Татарстан башкаласының социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре турында бүген Казан мэры Илсур Метшин шәһәр Думасының 32 нче сессиясе утырышында хәбәр итте. Чара Казан Ратушасында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Мэр хәбәр иткәнчә, Казанда сәнәгать производствосы индексы 104,8 % тәшкил итте. 018 елда шәһәрдәге эре һәм урта предприятиеләр 314,9 млрд. сумга товар төяп озатканканнар, бу 2017 елдагыдан 8 процентка артык. Ел нәтиҗәләре буенча инвестицияләр күләме 200,2 млрд. сум тәшкил итте.
Казан эре ритейл һәм логистика өлкәсендәге предприятиеләрне җәлеп итә. Берәмләп сату сәүдәсе әйләнеше - 532,4 млрд. сум. Үсеш - 7,3 %. Иҗтимагый туклану өлкәсендә әйләнеш 6,8 %ка артты, түләүле хезмәт күрсәтү күләме 2,2 процентка артты.
Расланган 21,6 млрд. сумлык бюджеттан башкарылу күләме 27,1 млрд. сум булды, диде Илсур Метшин, бюджетка өстәмә керем 5,5 млрд. сум тәшкил итте. Шәһәрнең үз керемнәре үсеше 2 млрд. сумнан артык тәшкил иткән. Тагын 3 млрд 271 млн сум республика җитәкчелеге ярдәме белән Казан бюджетына өстәмә акча керде.
Казан шәһәре җитәкчелеге инициативасы белән 481 млн. сум шәһәр халкының социаль ихтыяҗларына өстәмә рәвештә юнәлтелде, дип өстәде. Нәтиҗәдә инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә мөлкәткә салым буенча ташламалар билгеләнде (аларның саны 4,5 меңнән артык кеше тәшкил итә), шулай ук шәхси балалар бакчаларына җир салымының түбәнәйтелгән ставкасы рәвешендә ярдәм күрсәтелде.
Эшкуарлыкка ярдәм итү кысаларында 82 мең кече һәм урта бизнес субъектына ярдәм күрсәтелде. Кече предприятиеләрдә эшләүчеләр саны 175 мең кешегә җитте, әйләнеш 2017 елдагыдан 24,5 процентка артты һәм 433,6 млрд. сум тәшкил итте.
Кергән салымнар күләме 4,8 млрд. сумнан артты. Бу шәһәр бюджеты кеременнән 38 % тәшкил итә. 2018 елда 21 льготалы кредит бирелде - 136,9 млн. сумга.
Сафка кертелгән торак күләме 804 мең кв. метр тәшкил итте, шулардан 692 меңе - күп фатирлы торак. Еллык төзелеш программасы 100,5 процентка башкарылган.
Өлешләп торак сату өлкәсендә проблемалы объектлар мәсьәләсе системалы хәл ителә. Бүген Казанда 14 шундый объект бар. 2018 елда 4 торак йорт сафка кертелгән, 2019 елда тагын дүрт объектны сафка кертү карала.
Парк һәм скверларны төзекләндерү өчен якынча 1,5 млрд сум бүлеп биреләчәк, дип хәбәр итте Илсур Метшин. Төзекләндерү түбәндәге объектларга кагыла: Әбсәләмов урамындагы скверның икенче чираты, "Казан" гаилә үзәге территориясе, "Дубрава" урман паркы зонасы, Аккош һәм Комсомольское күлләренең пляж зонасы, Ленин бакчасыннан Бауман урамына кадәр җәяүлеләр зонасы, Орджоникидзе скверы һәм Юнысов мәйданы. Моннан тыш, Түбән Кабан күле яр буен төзекләндерү дәвам итәчәк. Майга Юдино торак массивында аның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында башланган дан аллеясын төзекләндерү эшләре тәмамланачак.
Илсур Метшин искәрткәнчә, иҗтимагый киңлекләрне реконструкцияләү программасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы һәм ярдәме белән башланган иде. Узган ел парк һәм скверларны төзекләндерүгә рекордлы сумма – 1 млрд 258 млн. сум бүлеп бирелде. Шуның аркасында 8 объект реконструкцияләнде: Горки-Әмәт урман паркы, "Крылья Советов" һәм "Комсомолец" парклары, Декабристлар, Фучик һәм Әпсәләмов урамнары буйлап бульварлар, "Казан" гаилә үзәге территориясе, Түбән Кабан күле яр буе.
Шәһәр башлыгы "ТАИФ" компанияләр төркеменең планнарында – "Казан" милли-мәдәни үзәге янында яңа балалар паркын төзү, дип өстәде.
Хәзер шәһәрдә 144 парк һәм гомуми мәйданы 379 гектар булган сквер бар. Шәһәр башлыгы иҗтимагый киңлекләрне реконструкцияләүдән тыш, аларны карап тоту һәм кешеләрне җәлеп итү урынына әверелдерү өчен тулыландыру мөһимлегенә игътибар итте. Бу максатлар өчен ТР башкаласында Парклар һәм скверлар дирекциясе төзелде.
Дирекция эшенең беренче елында шәһәрлеләр өчен 1300-дән артык чара үткәрелде, аларда 370 меңнән артык кеше булды. "Бүген Парклар һәм скверлар шәһәр халкының һәм башкала кунакларының ял итү урыны булды дип кыю рәвештә әйтергә була", - дип нәтиҗә ясады мэр.
Шәһәр башлыгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында Евро-5 экологик стандарты двигателе булган 350 яңа түбән идәнле уңайлы автобус сатып алынуын искәртте, шуларның 104-е газ-мотор ягулыгында эшләүче автобус.
Илсур Метшин Казанда транспорт элемтәсен яхшырту мәсьәләләрендә республика Хөкүмәте һәм Татарстан Президентының ярдәмен билгеләп үтте. "Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән соңгы 3 елда 52 трамвай һәм 85 троллейбус сатып алынган, шул исәптән 20 трамвай – 2018 елда. Хәзерге вакытта Казанда, Россиянең башка шәһәрләре белән чагыштырганда, хәрәкәт составын яңартуның иң югары проценты теркәлә", - дип ассызыклады ТР башкаласы мэры.
Ул шулай ук Казанда 12 ел элек кертелә башлаган яңа транспорт схемасына күчү турында да искәртте. "Безнең тарафдарлар һәм ярдәмчеләр аз булганын яхшы хәтерлим, аңлашылмаучанлык та, ачык каршылык да булды. Әмма республика җитәкчелеге ярдәме белән гадел, конкурент комплекс кабул ителде һәм, иң мөһиме, барлык суд бәхәсләрендә транспорт элемтәсен оештыру кагыйдәләре саклап калынды", - диде И.Метшин.
"Казан урамнарыннан "газель" һәм "пазиклар" юкка чыкты. Ә күп кенә шәһәрләрдә алар бүгенге көнгә кадәр халыкка хезмәт күрсәтә. Казан - Идел буе федераль округында , социаль һәм коммерция маршрутларына бүленмичә барлык 4 транспорт төрен, челтәрне алып баручы бердәнбер шәһәр", - дип нәтиҗә ясады И.Метшин һәм Казанның барлык күчмә составы бердәм җәдвәл буенча, бердәм җайга салына торган тарифлар буенча эшли, льгота алучылар теләсә кайсы маршруттан һәм транспортның барлык төрләреннән файдалану мөмкинлегенә ия, дип өстәде.