Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды

27.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды.

Россия экспортына ярдәм күрсәтү механизмы турында «Россия экспорт үзәге» (РЭҮ) АҖнең клиентлар белән эшләү буенча идарәче директоры Максим Кобин чыгыш ясады.

РЭҮ төркеме компанияләре экспортерларга финанс һәм финанс булмаган ярдәм буенча хезмәтләр күрсәтәләр. «ЭКСАР» АҖ экспорт кредитларын һәм Россиягә чит илләр инвестицияләрен коммерциячел һәм сәяси куркынычлардан иминләштерә. 

Экспортерларга тагын Внешэкономбанк төркеменә керүче «РОСЭКСИМБАНК» дәүләт компаниясе дә финанс ярдәме күрсәтә. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Россия җитәкчелеге 2024 елга чимал булмаган продукцияне экспортлауны 2,2 мәртәбә арттырырга ниятли.   Татарстанга карата ул пластмассаны, нефть эшкәртү һәм агросәнәгать продукциясен перспектив дип атады. Татарстан Президенты РЭҮгә кече һәм урта эшкуарлык өчен укыту семинарлары уздырырга тәкъдим итте.

Төрле тармакларда, шул исәптән нефть-газ сәнәгатендә һәм медицинада аэрогельләр куллануны кертү перспективалары турында Менделеев ис. РХТУ Халыкара фармацевтик һәм биотехнологияләр трансферының уку-фәнни үзәге вәкиле Артем Лебедев сөйләде.

Татарстанда каты коммуналь калдыкларны эшкәртү буенча рентабельле экологик яктан имин комплекс төзүне «ARSKA Technologies» Санкт-Петербург компаниясе директоры Артем Воловиков тәкъдим  итте.

Вибрацион үлчәмнәрнең спектрограммаларын нейрояктылык классификациясе нигезендә энергетика һәм сәнәгать объектларының имин эшен тәэмин итүнең интеллектуаль технологияләре турында Россия технология университеты MIREA профессоры Валерий Ивченко сөйләде.


"Девон" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча.