Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

27.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында үткәрелде. 

Утырышта мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге проектларны башкару турында хәбәр ителде. 2018 елда түбәндәге проектлар нәтиҗәле булды: компаниянең нәтиҗәле инвестицион портфелен формалаштыру буенча мәгълүмати җиһазын гамәлгә ашыру һәм юурычларны хәл итү методологиясен булдыру, «УК «Татнефть-Нефтехим» ҖЧҖтә бәяләне билгеләү белән идарә итү, "Эзләү һәм нефть чыгару" блогында бердәм структурлаштырылган сәнәгать мәгълүматлары базасын булдыру, нефть продуктлары бәяләрен формалаштыру бизнес-процессын камилләштерү, "ТАНЕКО" АҖндә ресурсларны продукция сыйфатын киметмичә куллану. 2019-2020 елларда гамәлгә ашырылачак төп ИТ-проектлар билгеләнде. Алардан 12 млрд. сумга икътисадый эффект көтелә. 

Директорлар советы "Стратегия-2030"да каралган нефть запаслары һәм чыгару күләме үзгәрү динамикасы турында фикер алыштылар. 2018 елның беренче гыйнварына «Миллер энд Ленц» бәйсез компаниясе бәяләве буенча нефть запаслары 1303 млн. тонна дип исәпләнә (расланганы - 866,5 млн. тонна), бу "Татнефть" ГАҖнең тагын 36 ел нефть чыгарачак дигән сүз. 

2019 елның 1 гыйнварына "Татнефть"нең геология тикшеренүләре, файдалы казылмаларны эзләү һәм чыгаруга 98 лицензиясе бар. 2018 елда чыгарыла торган нефть запаслары күләме 30,9 млн. тоннага артты. 2019 елда запаслар 32,6 млн. тоннага артыр дип көтелә. 

Шулай ук компаниянең 2018 елга инвестицион программасы үтәлеше һәм 2019 елга программа турында сөйләштеләр. 


"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте