Рөстәм Нигъмәтуллин Нурлат районында булды

25.02.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Нурлат муниципаль районында булды. Төп максаты - район советы сессиясендә катнашу иде.

Утырыш Нурлат муниципаль районының 2018 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга куелган бурычларга багышланды.

Төп докладны Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин  ясады.

2018 ел нәтиҗәләре буенча тулай территорияль продукт 49,3 млрд сум тәшкил итә. Район икътисадында зур рольне сәнәгать компанияләре һәм авыл хуҗалыгы тармагы предприятиеләре алып тора.

Ел нәтиҗәләре буенча агросәнәгать рейтингында Нурлат районы 15 нче урынны били,үсемлекчелек буенча 7 урында. Район хуҗалыкларында машина-трактор паркын яңарту буенча эш дәвам итә.

Терлекчелектә югары нәтиҗәләргә ирешелгән. Терлекләрнең баш саны арткан. Район тарихында беренче тапкыр бер сыердан савым 5 тоннадан арткан.

Бүгенге көндә районда 1474 субъект кече һәм урта бизнес эшчәнлеге алып бара. “Безнең төп бурыч - бизнес өчен шартлар тудыру”, - диде Алмаз Әхмәтшин.

Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләгәнчә, муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингында Нурлат районы 9 нчы урынны били.

Ул шулай ук агросәнәгать комплексы һәм авылны үстерү мәсьәләләре республика җитәкчелегенең игътибар үзәгендә кала, дип ассызыклады.  

Рөстәм Нигъмәтуллин район алдынгыларына ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. Нурлат районы башлыгы матбугат хезмәте ярдәме белән.