Рөстәм Миңнеханов: Казан - республиканың тулаем продуктының өчтән бер өлешен формалаштыручы эре сәнәгать үзәге

26.02.2019

Казан - республиканың тулаем продуктының өчтән бер өлешен формалаштыручы эре сәнәгать үзәге. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Думасының 32 нче сессиясе утырышында хәбәр итте. Чара Казан Ратушасында узды. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Казан РФ Хөкүмәте каршындагы финанс университет исәпләгән Россия шәһәрләрендә халык тормышы сыйфаты рейтингында 4 урында тора. Барлыгы 78 шәһәр тикшерелгән. "Юл хуҗалыгы өлкәсендә Татарстан башкаласы икенче урында, ТКХ - 4, медицина хезмәтен күрсәтүдә - 8, шәһәр хакимияте эшчәнлеген бәйләү буенча - 9, мәдәният һәм мәгариф үсеше - 20, шәһәрнең кешегә уңайлыгы - 21. Бу безгә әле бик күп эшлисе икәнен күрсәтә", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта бизнеска ярдәм итү кирәклеген ассызыклады, алар өлеше Казан икътисадында - 38 %. Шул ук вакытта Татарстан Президенты эшкуарларның административ киртәләр барлыгына зарлануын искәртте. 

"Әлбәттә, бизнеска нәтиҗәлек ягыннан Казанда эшләү уңайлырак. Без сәнәгать юнәлешен дә, хезмәт күрсәтүне дә үстерергә тиеш. Аерым алганда, дәүләт-хосусый партнерлык механизмын кулланып та", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

ТР Президенты искәрткәнчә, илнең дүрт субъекты территориясендә, шул исәптән Татарстанда да, профессиональ табышка махсус салым режимы кертелде. "Закон кабул ителгән, шуңа күрә күләгәдән чыгарга кирәк. Без карар кылганча, әлеге акчалар, социаль түләүләрдән ары, җирле бюджетка юнәлдерелә. Халыкка аңлату эшен дәвам итәргә кирәк", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казанның авыл хуҗалыгы продукциясе өчен гаять зур базар булуын ассызыклады. Республика фермерлары продукциясе тәкъдим ителгән ярминкәләр эшен дәвам итәргә кирәк, диде ул. 

Ул бигеләгәнчә, республикада быел 40 программа гамәлгә ашырыла. Шулай ук мәдәният учреждениеләрен һәм архитектура һәйкәлләрен төзекләндерү эшен башкару бурычы да бар. Өч телле мәгариф үзәген булдыру бурычы да тора. Әлеге проектны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев алып бара. "Тагын бер проект - Зур Казан боҗрасы. Без бу эшне башладык инде. Беренче этабына - 4 млрд. сум", - диде ул. 

Татарстан Президенты коммуналь калдыкларны җыю һәм эшкәртү схемасы, йортлардагы газ җиһазларын куркынычсыз куллану, алдагы "Ворлдскиллс" дөнья чемпионаты, Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар, ТАССР 100 еллыгына әзерләнү темаларын да күтәрде. 

Ахырда Татарстан Президенты дәүләт бүләкләрен тапшырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.