2019 елда Татарстанда янгыннар турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре министры - РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
2019 елның 1 мартына Татарстанда 634 янгын булган, 41 кеше үлгән, шул исәптә өч бала, 35 кеше җәрәхәтләнгән.
Рафис Хәбибуллин янгыннарда кешеләр үлүе арткан районнарны билгеләде. Шул исәптә Аксубай, Әлмәт, Балтач, Буа, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногрск, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Чистай районнары, Казан һәм Чаллы шәһәрләре.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин бер үк вакытта янгыннар һәм кешеләр үлеме арткан районнарның җитәкчеләре белән элемтәгә керде.
Рафис Хәбибуллин шулай ук 2019 елның 1 мартына Татарстанда газ белән агуланучылар турында мәгълүматларны җиткерде. Барлыгы 14 һәлакәт булган, 5 кеше үлгән, шул исәптә өч бала, 27 кеше зыян күргән.