Рөстәм Миңнеханов Россия халык артисты Михаил Турецкий белән очрашты

28.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия халык артисты, "Турецкий хоры" арт-төркеме продюсеры Михаил Турецкий белән очрашты.

Очрашуда мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре һәм республикада проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында сүз барды. 

ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.