Минтимер Шәймиев: “Үзбәкстан белән хезмәттәшлек өчен бездә зур мөмкинлекләр бар”

28.02.2019

Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насрыев белән очрашты.

Казанда Үзбәкстан Республикасының Генераль консуллыгын ачу турындагы карар РФ Хөкүмәте күрсәтмәсе белән 2017 елның 19 августында кабул ителгән иде. Фәриддин Насрыев Генераль консул итеп 2018 елда билгеләнә.

Минтимер Шәймиев очрашу башланганда Фәриддин Насрыевка яңа вазифасында уңышлы эшләвен теләде һәм тугандаш халыклар арасында дипломатик элемтәләр һәм тулы канлы социаль-икътисади багланышлар урнаштыруның мөһимлеген билгеләде.

“Без күп нәрсәләр эшли алабыз һәм эшләргә тиеш. Безнең  гореф-гадәтләребез, телләр төркеме һәм тарихыбыз уртак. Безгә бер-беребезне өйрәнергә кирәк түгел, аңлашу бар. Шуңа да хезмәттәшлекнең үсеш мөмкинлекләре дә бар, аның заманча формаларын табарга һәм камилләшергә кирәк. Бездә Үзбәкстан белән хезмәттәшлек итү өчен зур мөмкинлекләр бар. Сез, мөгаен, безнең мөнәсәбәтләр тарихында социаль-икътисади һәм мәдәни элемтәләребезне җанландырырга тиешле дипломат булып калырсыз”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев һәм аның барлык эшендә һәм башлангычларында ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.

Фәриддин Насрыев җылы кабул итү өчен рәхмәт белдерде һәм Үзбәкстан белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең нигезе аларның беренче Президентлары тарафыннан салынуын искә алды. “90 нчы елларда бик күп килешүләр төзелгән, шул исәптән хезмәттәшлек турында килешү дә. Ул вакытта нигез салынган күп нәрсә хәзер дә дәвам итә. Уртак эшчәнлек өчен бездә зур көч бар”, - дип ассызыклады ул.

Генераль консул актив хезмәттәшлекне яңадан торгызуның мисалы итеп, узган атнада Үзбәкстан Премьер-министрының беренче урынбасары Ачилбай Раматов җитәкчелегендәге Үзбәкстан делегациясенең Татарстанга эшлекле сәфәрен атады.

Очрашу барышында Минтимер Шәймиев һәм Фәриддин Насрыев республикалар арасында икътисад, мәдәният, мәгариф һәм фән өлкәсендә элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
 


ТР Президенты матбугат хезмәте