Марат Әхмәтов Татарстанда нәселле терлекчелек турында: 19 районда 80 нәсел заводы һәм репродуктор эшли

02.03.2019

Татарстанда Республикасында  нәселле терлекчелек турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

19 районда 80 нәсел заводы һәм репродуктор эшли. Дәүләт программасы буенча иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып сөт терлекчелеген үстерү билгеләнгән, дип искә алды Марат Әхмәтов.

Министр сүзләренчә, республикада 58 нәсел хуҗалыгында 62 мең баш сыер бар.

Авыл хуҗалыгы хуҗалыкларында сыерларның ел буе продуктлылыгы 5,5 тонна, нәселле терлек үрчетү хуҗалыкларында 7 тоннадан артык.

Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, кайбер хуҗалыкларга, заманча инвестицияләр ярдәмендә, сөт салып алуга бәяләрнең бик кискен  төшүенә карамастан, сөт сатудан табыш алуны саклап калырга мөмкин булды.

“Республиканың сөт хуҗалыкларында савым сыерларның нәселлелек кыйммәте Россиядә дә, шулай ук чит илләрдә дә югары бәяләнә. Узган ел 500 баштан  артык сыер һәм үгезләр Казакъстанга, Оренбург һәм Пенза өлкәсенә, Башкортстанга сатылды. Республика эчендә 5 мең баштан артык”, - диде министр.

Киңәшмә тәмамланганда Марат Әхмәтов атларның “татар” токымын билгеләде. “2018 елның декабрендә РФ Селекция казанышларын сынау һәм саклау буенча дәүләт комиссиясе федераль дәүләт реестрына атларның “татар” токымын кертте. Республикада 500 баштан артык шундый атлар бар, шуларны үрчетү һәм баш санын арттыру буенча без алга таба да эшләячәкбез”, - диде ул.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.