Татарстан Президенты Ростех дәүләт корпорациясе гади кораллар, сугыш кирәк-яраклары һәм махсус химия кластерының индустриаль директоры Сергей Абрамов белән очрашты

28.02.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростех дәүләт корпорациясе гади кораллар, сугыш кирәк-яраклары һәм махсус химия кластерының индустриаль директоры Сергей Абрамов белән очрашты. 

Очрашуда оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең гражданнар өчен югары технологияле продукция җитештерүне үстерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Искәртик, РФ Президенты Владимир Путин 2030 елга кадәр оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең гражданнар өчен продукция җитештерүне 50 %ка кадәр җиткерергә йөкләде. 

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.