Яңалыклар

09.02.2019

Татарстан Республикасында 2019 елның 8 февраленә 261,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 9,8 %ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

08.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Салих Сәйдәш исеендәге ДЗКЗда Россия Федерациясе илкүләм гвардиясе гаскәрләренең җыр һәм бию академия ансамбленең хәйрия концертын карады. 

08.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия урман хуҗалыгы киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмә 2018 ел нәтиҗәләренә һәм 2019 елга куелган бурычларга багышланган иде.

Бу чара Казан Ратушасында узды. Киңәшмәне Россия табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары - Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик уздырды.

08.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы башлыгы Иван Валентик белән очрашты.

Очрашуда урман ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану, урманнарны саклау һәм торгызу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.  

08.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының Күзәтүчеләр советы утырышында катнашты. Утырышта шулай ук Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры урынбасары  Марина Боровская, КФУ ректоры Илшат Гафуров, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре дә катнашты.

2018 елда университет эшчәнлеге нәтиҗәләре турында КФУ ректоры Илшат Гафуров чыгыш ясады.

08.02.2019

Яшел Үзән районы Татарстан тормышында билгеле урын алып тора һәм аның киләчәктәге үсеше өчен сизелерлек потенциалы бар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзән районы советы һәм Яшел Үзән шәһәре советының уртак утырышында белдерде.

Утырыш Яшел Үзән районының 2018 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга куелган бурычларга багышланган иде.

Төп докладны Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин ясады.

08.02.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Яшел Үзән районында булды.

08.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды.

Бүләкләрне тапшыру тантанасының Россия фән көненә туры килүе әйбәт булды, диде Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләгәндә.

07.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Трансмашхолдинг» АҖ президенты Андрей Бокарев белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасының «Трансмашхолдинг» компаниясн белән эшләү теләге бар.

07.02.2019

2018 елда Ростехнадзорның Идел буе идарәсе таләпләренә сәнәгать иминлеге экспертизасы өчен җавап бирүче тикшерелгән оешмаларның биштән бере генә туры килә. Бүген бу хакта Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте (Ростехнадзорның) Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров хәбәр итте.

Киңәшмә ведомствоның 2018 елдагы эш йомгакларына һәм 2019 елга бурычларына багышланды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Интернет челтәрендә киңәшмәнең турыдан-туры трансляциясе оештырылды. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль районнары, шулай ук Марий Эл Республикасы, Чуаш Республикасы катнашты.

Киңәшмәдә Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте (Ростехнадзор) Җитәкчесе Алексей Алешин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Битләр: << 891 892 893 894 895 896 ( 897 ) 898 899 900 >>