Рөстәм Миңнеханов Потомак һәм Woz-U Америка университетлары җитәкчелеге белән уртак проектлар турында фикер алышты

28.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Потомак Университеты һәм Woz-U Университеты (АКШ) җитәкчелеге белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм ТИСБИның Идарә универститеты ректоры  Нэлла Прусс катнашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов 2018 елның октябрендә Сан-Францискога (АКШ) эш сәфәре кысаларында Америка югары уку йортлары вәкилләре белән очрашкан иде инде. 

«Соңгы очрашуда без компьютер фәннәре өлкәсендә АКШта гамәлдә булган К-12 программасын ТИСБИ базасында сынау мөмкинлеге һәм хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләшкән идек. Моңа программалаштыру, дизайн, инжиниринг, робототехника һәм башка юнәлешләр керә. Бу инициатива расланган Стратегия-2030 кысаларында кеше капиталын үстерү бурычларын эшкәртә», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Нэлла Прусс хәбәр иткәнчә, ТИСБИның Идарә университеты берничә ай дәвамында Америка югары уку йортлары тәкъдим иткән бу теманы һәм белгечләр әзерләү методикасын өйрәнгән.

Талия Минуллина билгеләп үткәнчә, Америка югары уку йортлары шулай ук  конкрет клиентлар өчен уку-укыту программалары да эшли. Бүген  университетлар АКШның берничә предприятиесе белән хезмәттәшлек итә һәм алар өчен кирәкле кадрлар әзерли.    

Очрашу йомгаклары буенча яклар программаны җентекләп өйрәнү һәм аны Россия шартларына яраклаштыру өчен эш төркеме төзергә килештеләр.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.