Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов MSR Engines генераль директоры Мартин Шула белән очрашты. Компания моторлы сёрфлар җитештерә.
2018 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциянең тулаем күләме 376 млрд. сум тәшкил итте, ягъни тулаем региональ продукт күәменнән 13,3 %. Шул исәптән азык-төлек сәнәгате - 160 млрд. сум, авыл хуҗалыгы - 216 млрд. сум. Бу хакта бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрылыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Коллегия утырышы Татарстан агросәнәгать комплексы эшенең 2018 елдагы нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычларына багышланды.
Чара "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә зурлап үткәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнаша.
Коллегия утырышы 2018 елда Татарстанның агросәнәгать комплексы эше йомгакларына һәм 2019 елдагы бурычларга багышлана.
Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә уза.
Бүген Иннополиска эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Россия Президенты Минтимера Шәймиевкә Свияжск утрау-шәһәрен һәм Борынгы Болгарны яңартуның комплекслы проектын гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстанга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу уздырды. Татарстан Президенты дәүләт башлыгына республиканы социаль-икътисадый үстерү күрсәткечләре турында мәгълүмат бирде.
Бүген Иннополиста Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә форматында Түбән Кама «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексында автобензиннар буенча яңа җитештерүгә старт бирү тантанасында катнаштылар.
Алты елда Россиядә 30 меңнән артык иҗтимагый киңлекләр яңартылачак: парклар, скверлар, яр буе урамнары, җәяү йөрү зоналары. Әлеге эштә иң яхшы дөнья тәҗрибәләренә, үз тәҗрибәбезгә, шул исәптән Мәскәү һәм Казан, башка футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын кабул иткән шәһәрләр тәҗрибәләренә нигезләнергә тәкъдим итте. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин бүген халык тормыш шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумының киңәйтелгән утырышында белдерде. Киңәшәм эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышын ачты. Чара Иннополиста уза. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
Бу минутларда очрашуда катнашучылар субъектлар башкарма хакимияте органнарының халыкның тормыш шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру эше турында фикер алышалар.
Чыгышында Владимир Путин өлеш кертеп торак төзүдә алданганнар темасын күтәрде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер илдә миллионнан артык өлеш кертеп торак төзү шартнамәләре эшләп килә. РФ Президенты аларны тулысынча гамәлгә ашыруны, шулай ук өлеш кертеп торак төзүдә алданганнар хокукларын яклауны тәэмин итәргә өндәде.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин иң яшь ИТ-шәһәр Иннополиска халык тормыш шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумының киңәйтелгән утырышын уздыру өчен килде. Дәүләт башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Бүген Россия Президенты Владимир Путин Казанда "КАМАЗ-Мастер" командасы вәкилләре белән очрашты.
Искәртик, Владимир Путин бүген Казанга халык тормыш шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумының киңәйтелгән утырышын уздыру өчен килде.
Башта Владимир Путин һәм аны озата йөрүче затлар "Мәскәү" мәдәни үзәгендә булдылар, анда "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе турында җәмәгәгатьчелек вәкилләре белән фикер алышу булды.
Аннары Владимир Путин "КАМАЗ-Мастер" командасы вәкилләре белән очрашты. Дәүләт башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрделәр.
"КАМАЗ-Мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин очрашудан соң журналистларга очрашу барышы турында сөйләде.