Татарстан яхшы үсеш һәм беренче чираттагы проблемаларны хәл итү үрнәге күрсәтә. Республикада карар нәрсәләр бар, шул исәптән яшь архитекторлар әзерләү ягыннан да. Бүген бу хакта Казанда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин хәбәр итте.
Искәртәбез, Владимир Путин бүген Казаньга халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру буенча күчмә утырыш уздыру өчен килде.
Килүгә үк Владимир Путин һәм аны озата йөрүче затлар Казандагы «Мәскәү» мәдәният үзәгенә юнәлделәр, анда җәмәгатьчелек вәкилләре белән «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Онлайн режимда очрашу «Россия24» телеканалында трансляцияләнә.
Күп функцияле үзәкнең һәр офисында узган елдан башлап “Табылган документлар бюросы” эшли. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның Күп функцияле үзәкләр (КФҮ) директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.
Брифинг “КФҮгә яңа хезмәт күрсәтүне гамәлгә кертү турында” темасына багышланган иде.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанда җәмәгатьчелек вәкилләре белән «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру фикер алышаты.
Искәртәбез, Владимир Путин бүген Казанга халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру буенча күчмә утырыш уздыру өчен килде.
Килүгә үк Владимир Путин һәм аны озата йөрүче затлар Казандагы «Мәскәү» мәдәният үзәгенә юнәлделәр, анда җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашу узды.
Онлайн режимда очрашу «Россия24» телеканалында трансляцияләнә.
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстанга эш сәфәренә килде. Аэропортта дәүләт башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Кыргызстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Алмаз Кененбаев хезмәттәшлек һәм кайбер үзара эш юнәлешләре буенча фикер алыштылар.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Исегезгә төшерәбез, Кыргызстан Республикасы делегациясенең Казанга эшлекле очрашуга килде.
Бүген Казанның Качалов исемендәге театрында бөек рус артисты Василий Качалов тууына 144 ел тулу уңаеннан театр музе ачылу тантанасы узды.
Кунакларны театрның сәнгать җитәкчесе һәм директоры Александр Славутский каршы алды.
Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, шулай ук театр һәм музей җитәкчеләре катнашты.
Иртәгә, 2019 елның 12 февралендә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасына килергә планлаштыра. Иннополиста – Россиянең иң яшь ИТ-шәһәрендә – Дәүләт Башлыгы Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумының киңәйтелгән утырышын уздырачак. Очрашуда катнашучылар Россия Федерациясе субъектлары башкарама хакимият органнарының халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеге формлаштыру эше буенча фикер алышачаклар.
Чара яңартылган форматта узачак, беренче мәртәбә төбәкләр башлыклары, 2018 елның 23 ноябрендә Кырымда Дәүләт Советы Президиумы утырышнда сынап каралганча, Россия Президенты белән формаль булмаган диалог алып барачаклар.
Торак өлкәсен һәм җәмәгать киңлекләрен үстерү буенча илкүләм проект – иң масштаблы проектларның берсе һәм бурычлар комплексын үтәүне таләп итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумында катнашучылар өчен семинар-киңәшмәдә хәбәр итте. Чара Иннополиста узды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советының Россия шәһәрләрендә торак базарын үстерү һәм яшәү өчен уңайлы тирәлек формалаштыру мәсьәләләре буенча эш төркемен җитәкли.
Транспорт - Татарстан җитештерү инфраструктурасының әһәмиятле өлеше булып тора һәм халыкның көндәлек яшәешен тәэмин итә, республиканың социаль һәм икътисади максатларын тормышка ашырырга ярдәм итә. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин белдерде.
Утырыш “Корстон” мәйданчыгында узды. Анда РФ транспорт министры Евгений Дитрих, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин катнашты.
Бүген Татартан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кыр эшләренә техниканы әзерләү турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан районнары белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч һәм культиватор, 650 чәчү комплексы катнашачак.