Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Төп максаты – район Советының 2018 елда социаль-икътисадый үсеше йомгакларына һәм 2019 елдагы бурычларына багышланган утырышында катнашу.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия вертолетлары» холдингының Казан вертолетлар заводында булдылар. РФ вице-премьеры медицина модульле Ансат вертолетына аерым игътибар бирде, бу веротлет 2018 елның ноябрендә Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре буенча холдингның демонстрацион турында катнашкан иде.
Бүген Иннополис шәһәрендә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Икътисадый үсеш министры урынбасары Илья Торосов, ТР вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан кунаклар Татарстан компанияләре тарафыннан эшләнгән ИТ-хәл ителешләр күргәзмәсен карап чыктылар. Кунаклар игътибарына мобиль җайланмаларга идарә, электротехник компонентларны сынау, фонд базарында сәүдә өчен мобиль кушымталар һәм башкалар тәкъдим ителде.
Иннополис ИТ-шәһәрен үстерү киңәшмәсен Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов уздырды. Чара Иннополис Университетында узды, киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты күзәтчелек советы рәисе Николай Никифоров һәм башкалар катнашты.
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов Иннополис Универистетының "Цифрлы икътисад" программасы кысаларындагы проектлары белән танышты. РФ вице-премьерын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехано һәм ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов озата йөрделәр.
Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Алексеев районы 2018 ел нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингында 24 нче урынны били. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Алексеев районы советының хисап утырышында хәбәр итте. Утырышта Алексеев районы башлыгы Сергей Демидов катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Баулы районында булды. Ул анда район советының хисап утырышында катнашты. Утырышта районның социаль-икътисади үсешенә төп нәтиҗәләр ясалды.
Утырыш районның Мәдәният йортында узды. Фойеда Баулы районы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясе утырышының турыдан-туры трансляциясе Рәсми Татарстан сайтында оештырылачак.
Утырышта 2018 елда республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы эшенә йомгак ясалачак һәм 2019 елга бурычлар билгеләнәчәк.
Утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә 957 автомобильлек яңа паркинг ачылуда катнашты. Комплекс "Казан" милли-мәдәни үзәге янында урнашкан. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм "ТАИФ" ААҖ Альберт Шиһабетдинов катнаштылар.