Рөстәм Миңнеханов Тобольскта төзелеп килүче «ЗапСибНефтехим» нефть химиясе комплексында булды

02.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тобольскка (Төмән өлкәсе) эш сәфәре кыла.

Төп максаты – «СИБУР» төркеменең төзелеп килүче «ЗапСибНефтехим» нефть химиясе комплексында булу.

«Рощино» аэропортында Рөстәм МиңнехановныТөмән өлкәсе вице-губернаторы Сергей Сарычев, Хөкүмәт әгъзасы – «СИБУР» ҖЧҖ идарәче директоры Рөстәм Галиәхмәтов һәм башкалар каршы алды.

Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар объектка юнәлделәр.

«ЗапСибНефтехим» комплексын караганнан соң Татарстан Президенты массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирде.

«Без шундый аз вакыт эчендә бөтендөнья дәрәҗәсендәге проектны сыйфатлы итеп гамәлгә ашырган «СИБУР» төркемендәге хезмәттәшләребез белән горурланабыз, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Быел комплекс әзер продукция бирәчәк. Проектны гамәлгә ашыру өчен 28 меңләп төзүче җәлеп ителгән – бу гаять зур коллектив».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның да глобаль проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе бар.

«СИБУР», ирешкәннәрендә туктап калмыйча, тагын да алга барсын дип телисем килә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - «ЗапСибНефтехим» комплексы –масштаблы һәм һәрьяклап уйлап эшләнгән, монда чын профессионаллар  командасы эшли».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ассызыклаганча, проект кысаларында Россия Президенты Владимир Путин бүген куйган бурычлар үтәлгән, шул исәптән импортны алмаштыру программасы, югары технологияле эш урыннары булдыру, экспорт продукция чыгару.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.