Түбән Кама районы эре нефть химиясе производстволарын берләштерү үзәге булып тора. Шуңа да карамастан, хакимият бизнесның барлык төрләрен үстерүгә игътибар бирергә тиеш. Яңа предприятиеләр үсеше өчен “Түбән Кама” алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе мәйданчык булырга тиеш, анда резидентлар санын арттырырга кирәк. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин район сессиясендә хәбәр итте. Сессия эшендә Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.
Бүген Татарстанның кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән традицион киңәшмәдә сәнәгать һәм экологик мәсьәләләр үзәктә булды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Чарада Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте (Ростехнадзор) Җитәкчесе Алексей Алешин да катнашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасының бернчә министрлыгы һәм ведомствосы җитәкчеләре, федераль органнарның территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре дә катнашты .
Алабуга районы бүгенге көндә республиканың иң зур сәнәгать үзәкләренең берсе санала, монда төрле сәнәгать предприятиеләренең шактый өлеше тупланган. Шул ук вакытта Алабуга үзенең бердәнбер тарихи-мәдәни һәм архитектура мирасын саклап калды. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Алабуга районы Советының хисап сессиясендә белдерде. Сессия барышында районның социаль-икътисади үсешенә төп нәтиҗәләр ясалды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәтенең Идел буе идарәсе киңәшмәсендә катнаша.
Киңәшмә 2018 елда ведомоство эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2019 елда бурычларына багышланган.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында уза. Рәсми Татарстан сайтында транляция оештырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе Алексей Алёшин белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Яклар экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге өлкәсендә киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре, Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең оператив эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Бүген тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеш эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында Казанның тарихи объектында берничә объект төзелеше каралды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Проектны Казанның баш рәссамы Жанна Белицкая тәкъдим итте. Барлыгы Казанда 8 объект каралды, аларның икесе яңадан каралды.
Бүген Татарстана Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шиналар заводы, СССР атказанган сәнәгать хезмәткәре, Россия Федерациясе, РСФСР һәм ТАССР атказанган химигы Николай Александрович Зеленов вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты. Аның хатыны Вера Зеленовага юлланган телеграммада Татарстан Президенты билгеләгәнчә, Николай Зеленов исеменә Татарстан Республикасы шиналар сәнәгате оешуы, Түбән Каманың динамик үсеше, шәһәрнең мөһим социаль бурычларын хәл итү бәйле.
2018 ел йомгаклары буенча Лениногорск муниципаль районы бюджеты 1 млрд. сумнан артык керем җыйган, үткән ел белән чагыштырганда 7%ка артык. Бүген бу хакта Лениногорск муниципаль районы Советы утырышында район башлыгы Рәгат Хөсәенов хәбәр итте.
Утырыш Лениногорскта Мәдәният йортында узды һәм 2018 елда Лениногорск муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше йомгакларына һәм 2019 елга бурычларга багышланды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казанда полилингваль белем бирү комплексы концепциясе буенча киңәшмә уздырды.
Зәй районы - республиканың динамик рәвештә үсеп баручы муниципалитеты. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй муниципаль районы Советының 2018 елда социаль-икътисадый үсеше йомгакларына һәм 2019 елдагы бурычларына багышланган утырышында белдерде.