Яңалыклар

23.02.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин татарстанлыларны 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

 

22.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесының 100 еллыгына багышланган тантанада катнашты. Чара Казанда «Пирамида» КСКда узды, анда шулай ук Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесы башлыгы Кирилл Кулаков та катнашты.

22.02.2019

2024 елга Идел буе федераль округы агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауны кимендә ике мәртәбә арттырырга тиеш. Бүген бу хакта авыл хуҗалыгы җитештерүен арттыру һәм Россия Федерациясе субъектларының экспорт потенциалын үстерү мәсьәләсе буенча чираттагы киңәшмәдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры хәбәр итте.  

Киңәшмә Казан Ратушасында узды. Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий, Идел буе федераль округы төбәкләре вәкилләре, шул исәптән Удмуртиядән, Мордовиядән, Марий Элдан, Чуаш Республикасыннан, Башкортостан Республиканнан, Оренбург, Пенза, Киров, Саратов өлкәләреннән вәкилләр, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, федераль һәм төбәк хакимияте органнары вәкилләре катнашты.

22.02.2019

«Хәләл экспо» хәләл продукция еллык күргәзмәсен федераль мәйданчык итүне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Ратушасында узган киңәшмәдә тәкъдим  итте.

АСКның продукция җитештерү һәм экспорт буенча пландагы күләмнәре мәсьәләсе турында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий, Идел буе федераль округы төбәкләре вәкилләре, шул исәптән Удмуртиядән, Мордовиядән, Марий Элдан, Чуаш Республикасыннан, Башкортостан Республиканнан, Оренбург, Пенза, Киров, Саратов өлкәләреннән вәкилләр, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, федераль һәм төбәк хакимияте органнары вәкилләре катнашты.

22.02.2019

Бүген Казанда Татарстан Республикасы агросәнәгать предприятиеләре продукцияләре күргәзмәсен Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев карады. 

22.02.2019

Бүген РФ Кораллы көчләре Генераль штабы җитәкчесе Валерий Герасимов Татарстан башкаласында үткән тантаналы чарада Казан танк училищесына Жуков ордены тапшырды. Шулай ук уку йорты территориясендә урнашкан Герой-танкчы һәйкәлен ачу чарасы да үтте. Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.  

 

22.02.2019

Судьялар эше иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең бөтен өлкәләренә бәйле һәм бик әһәмиятле, бигрәк тә социаль яктан якланмаган гражданнар категориясе өчен. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы судьяларының XIII хисап конференциясендә белдерде. Конференция эшендә ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, Идел буе округы Арбитраж субы рәисе Юрий Глазов һәм ТР да Суд департаменты Идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов катнашты. 

22.02.2019

Альбина Рафаил кызы Шәвәлиева, башка эшкә күчүе сәбәпле, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы вазыйфасыннан азат ителде.   

Бу турындагы Указ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2019 елның 22 февралендә (№ПУ-141) имзаланган.

22.02.2019

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы итеп Гөлшат Рәдиф кызы Нигъмәтуллина билгеләп куелды.

21.02.2019

Буа районы зур потенциалга ия һәм республика үсешенә мөһим өлеш кертә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар буенча Буа муниципаль районы Советы утырышында хәбәр итте.

Битләр: << 881 882 883 884 885 886 887 888 889 ( 890 ) >>