Яңалыклар

15.02.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин  Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

15.02.2019

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Россия Федерациясе субъектлары башлыклары белән очрашты. Очрашуда  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

Очрашу Сочида Россия инвестицион форумы кысаларында узды.

Очрашу барышында Россия Федерациясе Хөкүмәте алдан үсеш территорияләре булдыру турында Рәисе әле генә берничә карар имзалануын хәбәр итте, шулар арасында «Менделеевск» АҮТ дә бар.

15.02.2019

Бүген иртән Красная полянада «Галактика» КККда Россия инвестицион форумында катнашучылар– «Феникс» (Россия Федерациясе Хөкүмәте җыелма командасы) һәм «РИФ» (Россия инвестицион форумында катнашучы бизнесменнарның җыелма командасы) арасында хоккей буенча гала-матч узды. Матч «Росконгресс» фонды ярдәме белән оештырылган.

«Феникс» командасының капитаны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иде.

«РИФ» командасының капитаны – «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Александр Медведев

14.02.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сочи-2019" Россия инвестицион форумы кысаларында берничә очрашу уздырды. 

Пенза губернаторы Иван Белозерцев, Карелия Республикасы Артур Парфенчиков һәм Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин белән очрашулар узды. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов бизес даирәләр вәкилләре белән сөйләшүләр уздырды, кайбер инвестицион проектларны гамәлгә ашыру турында сүз барды. 

14.02.2019

Бүген Россия Инвестицион Форумы кысаларында Россия Федерациясе төбәкләрен социаль-икътисадый үстерүнең иң яхшы практикалары һәм инициативалары бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды, конкурс «Яңа проектларны алга сөрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» КАБО инициативасы буенча һәм ярдәме белән уздырыла. 

4 финалистан конкурста Татарстан Республикасыннан 3 проект җиңүче итеп танылды. 

14.02.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу көннәрдә Сочи шәһәрендә узучы Россия инвестицион форумының пленар утырышында катнашты. «Уңыш факторлары: идеяләр, кадрлар, компетенцияләр» темасына Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады һәм «Илкүләм проектлар: стратегиядән гамәлләргә» форумын ачты. 

Пленар утырыш хезмәттәшлек турында берничә килешү һәм меморандум имзалау белән тәмамланды. 

14.02.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочидагы инвестицион форум кысаларында "Шәһәрдәге уңай мохит икътисады" темасына үткәрелгән ВЭБ.РФ сессиясендә катнашты.

Сессия модераторы Внешэкономбанк Рәисе Игорь Шувалов булды, баштан ук ул Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишманга кайчан һәм ничек ул иҗтимагый киңлекләрне системалы төзекләндерергә кирәк дип хәл итте дип мөрәҗәгать итте. 

 

14.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 45 нче утырышында катнаша.

Шулай ук анда Татарснанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты җитәкчесе Шамил Гафаров катнаша.

Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

13.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия инвестицион форумында катнашу өчен Сочи шәһәренә килде.

Иртәгә, 14 февральдә, Татарстан Республикасы Президентының эш программасында – Карелия Республикасы Башлыгы Артур Парфенчиков, Новгород өлкәсе Губернаторы Андрей Никитин,  Пенза өлкәсе Губернаторы Иван Белозерцев белән очрашулар, шулай ук эре бизнес-структуралар вәкилләре белән эшлекле сөйләшүләр. 

Төштән соң Рөстәм Миңнеханов Россия инвестицион форумының пленар утырышында катнашачак, ул Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий  Медведев рәислегендә узачак.

13.02.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак коллегиясе утырышында катнашты. Коллегия утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Президенты каршында Эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов һәм башкалар катнашты.

Битләр: << 891 892 893 ( 894 ) 895 896 897 898 899 900 >>