Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Батыр Ниязлиев белән очрашты.
Яклар сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм Батыр Ниязлиев Татарстан делегациясенең быел апрель аенда Төрекмәнстанга визитын әзерләү барышы турында сөйләштеләр.