Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Siemens немец компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Мюнхен шәһәренә (Германия) эш сәфәре кысаларында узды.
Искәртәбез, бүген Татарстан Республикасы Президенты Дрезденда булды, Саксония Премьер-министры Михаэль Кречмер белән очрашты. Алар Татарстан Республикасы белән Саксония Федераль җире (ФРГ) арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәләрдә төбәкара хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
Хәрби-патриотик тәрбия мәсьәләләре турында бүген Казан югары танк команда училищесында узган брифингта фикер алыштылар.
Брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, Татарстанның ДОСААФ идарәсе рәисе Дамир Данниулов, “Юнармия” хәрәкәте башлыгы Александр Бородин катнашты.
Татарстан Республикасы белән Саксония Федераль җире (ФРГ) сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәләрдә төбәкара хезмәттәшлек турында килештеләр. Бүген Дрезденда тиешле документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саксония Премьер-министры Михаэль Кречмер имза салдылар. Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Германиядә бер көнлек эш сәфәрендә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия Федератив Республикасына бер көнлек эш сәфәренә килде. Дрезден аэропортында аны Саксония Премьер-министры Аппараты җитәкчесе Маркус Франке каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елда Татарстан Республикасы Арбитраж судының эш йомгаклары буенча киңәшмәдә катнашты.
Төп доклад белән Татарстан Республикасы Арбитраж суды рәисе Максим Боровков чыгыш ясады.
"Хәзерге вакыта Татарстан Республикасы Арбитраж суды - илдәге беренче инстанциядәге арбитраж судларының иң эреләренең берсе. Бу Татарстанның икътисадый үсешенә, эшкуарлык мөнәсәбәтләре төрлелегенә, гомумән хуҗалык әйләнеше күпкырлылыгына бәйле, - диде ул. - Татарстан Республикасы Арбитраж суды штатында хезмәткәрләр саны 254 кеше, шул исәптән 69 судья, 187 аппарат хезмәткәре. Татарстан Республикасы Арбитраж судыны хезмәткәрләренең уртача яше - 45".
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов транспортта эчке эшләр органнары вәкилләренә 17 яңа техника ачкычларын тапшырды.
Чара Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ бинасы янында узды (Казан, Оренбург тракты, 5).
Рөстәм Миңнеханов шулай ук транспортта эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен ведомство төзелүгә 110 ел тулу белән котлады.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Tawazun компаниясе Aurus люкс бренды җитештерү буенча уртак предпритияе составына керде. Бу хакта килешүне бүген Tawazun, «НАМИ» ФДУП һәм «Соллерс» ГАҖ IDEX-2019 халыкара оборона күргәзмәсендә имзаладылар. Тантаналы чарада РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, БГӘ Тышкы эшләр министры Шәйх Абдалла бән Зәйед Әл Нәхәйян һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаштылар.
Бүген Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IDEX-2019 халыкара оборона күргәзмәсендә Россия экспозициясен карадылар.
IDEX оборона күргәзмәсе 1993 елдан бирле уздырыла. Бөтен дөньяның алдынгы җитештерүчеләре коралларының, хәрби техникасының, саклау һәм иминлек системаларының үрнәкләре куела торган атаклы мәйданчык. 2019 елда IDEX 17 февральдән 21 февральгә кадәр 14 нче мәртәбә уздырыла.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретарен билгеләп кую турындагы Указга кул куйды.
«Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре итеп Гыйльманов Рафаил Вәли улын билгеләп куярга», – диелә документ текстында.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2019 елның 18 февраленнән 28 кадәр чираттагы ялда була.