Республиканың тыюлык фондын саклау һәм үстерү буенча озак сроклы максатчан программа эшләргә кирәк. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында белдерде.
Утырышта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков катнашты. Бу чара “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында узды.
Бүген Татарстан башкаласында “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр комплексы мәйданчыгында “Балыкчы. Аучы” 13 нче махсуслаштырылган күргәзмә ачылышы узды. Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехиягә эш сәфәре кысаларында MSR Engines компаниясе генераль директоры Мартин Шула белән очрашты.
MSR Engines компаниясе моторлы сёрфләр әзерләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә. Компаниядә 100ләп кеше эшли.
"Данафлекс” компаниясенең сыгылмалы упаковкалар производствосына беренче этапта туры инвестицияләр күләме 40 млн евро тәшкил итә. Иң заманча җиһазландырылган завод 180 хезмәт урыны булдыра.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехиянең Протеев шәһәрендә "Данафлекс" компаниясенең яңа заводы ачылу тантанасында белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасына эш визиты белән килде.
Быел рус теле, җәмгыять белеме, тарих һәм чит телдән Бердәм дәүләт имтиханы буенча контроль-үлчәү материалларында үзгәрешләр булачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Үзбәкстан республикасының Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдинга «Дуслык» орденын тапшырды. Тантаналы чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Казанның спорт объектларын йөреп чыгу кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Батыр» дзюдо үзәгенә ясалган капиталь ремонт йомгаклары белән танышты.
«Батыр»ны масштаблы реконструкцияләү турында Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты Владимир Путинга аның Татарстанга февральдәге визиты барышында сөйләгән иде инде.
Татарстан Президенты ремонтланган самбо һәм дзюдо залларын, тренажер залын карап чыкты. Шулай ук ул дзюдо буенча республика җыелма командасы күнегүләрен дә карады, команданың җитәкчесе – тренер Владимир Драчко. Көрәшчеләр Рөстәм Миңнехановка спорт үзәгенә ясалган ремонт өчен рәхмәт әйттеләр һәм үзләренең осталыкларын да күрсәттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан олипия резервы училищесында булды, анда ул Екатерина Гамова волейбол мәктәбе эшчәнлеге белән танышты.