IX еллык инвестицион форумы (Annual Investment Meeting (AIM) кырларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күргәзмәне карады һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хакимияте һәм бизнесы вәкилләре белән берничә очрашу уздырды. Форум алдыннан Татарстан Президенты БГӘ инфраструктура үстерү министры Абдулла бин Мөхәммәд Бинхаиф Әл Нуайми белән очрашты. Очрашуда алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сүз барды.
Шулай ук Дубай әмире гаиләсе вәкиле Әхмәт бин Дальмук Әл Мәктүм белән очрашу узды. Ул - инфраструктураны үстерү, энергетика өлкәсендәге проектларда катнашучы компанияләр төркеме башлыгы. Очрашуда Россия төбәкләре икътисадларына инвестицияләр мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
Алга таба Татарстан Президенты Zamil Group Holding Company (Согуд Гарәбстаны) халыкара инвестицион компаниясе җитәкчелеге һәм Amanat Holdings (БГӘ) сәламәтлек саклау һәм медицина өлкәсендә белем бирү белән шөгыльләнүче инвестицион компания җитәкчелеге белән нәтиҗәле очрашудар үткәрде.
БГӘ эшлекле даирәләре «KazanSummit» халыкара икътисадый саммитында дими рәвештә катнашалар. Быелгы форумда (24-25 апрель) әмирлекләрдән олы делегация катнашуы көтелә.