Рөстәм Миңнеханов «ТЭФ – 2019» Татарстан халыкара энергия ресурсларын сак тоту форумы ачылышында катнашты

10.04.2019

Хәзерге дөньяда ресурсларны сак тоту – конкуренциягә сәләтнең мөһим өлеше санала. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТЭФ – 2019» Татарстан халыкара энергия ресурсларын сак тоту форумы ачылышында хәбәр итте.

Чара «Казан ЭКСПО»да узды.

Форум кысаларында шулай ук «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» 20 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм 19 нчы халыкара «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге. Энергияне сак тоту» симпозиумы да узачак.

Белгечләр бәяләвенә карганда, «ТЭФ – 2019» – Идел буе федераль округында  энергетика, энергиянең нәтиҗәлелеге һәм ресурсларны сак тоту буенча иң эре проект.

«Энергетика. Ресурсларны сак тоту» күргәзмәсен караучылар – энергетика һәм нефть-газ тармакларының белгечләре, сәнәгать предприятиеләре вәкилләре.

Искәртәбез, 2018 елда күргәзмәне 8,8 мең кеше караган иде, шулардан 47,8%ы – тармак белгечләре, 20,3% – баш энергетиклар, баш инженерлар, бүлекчәләр җитәкчеләре, 4,9% – җитәкчеләр.

Ел саен энергетика күргәзмәсендә хәзерге заманның ышанычлы продукциясен күрсәтүче җитештерүчеләр һәм продукция китереп торучылар катнаша.  

Күргәзмә ышанычлы эшлекле партнерлар табарга мөмкинлек бирә, шулардан –  сәнәгать предприятиеләре өчен җайланмалар, материаллар һәм техник хәл ителешләрне китереп торучылар.  

«ТЭФ – 2019» Казанда 2019 елның 10-12 апрелендә барачак.

Форум ачылышында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе 20 нче мәртәбә уза. Ул хәбәр иткәнчә, форумда һәм күргәзмәдә 170тән артык компания катнаша. Монда илнең 50дән артык төбәге вәкилләре, шулай ук чит илләр партнёрлары катнаша.

«Хәзерге дөньяда ресурсларны сак тоту – конкуренциягә сәләтнең, нәтиҗәлелекнең мөһим өлеше, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Болар бар да энергетика белән бәйле, бу – һәрвакыт күп яңа хәл ителешләр һәм технологияләр. Мин сезнең форумга яхшы эшләр телим, компанияләр яңа партнерлар тапсыннар, бер-берсенә файдалы булсыннар».

Рөстәм Миңнеханов форумда һәм күргәзмәдә катнашучыларның барысына да, шулай ук Россия Федерациясе Энергетика министрлыгына һәм һәрчак яңа идеяләрне хуплаучы Александр Новакка шәхсән рәхмәт белдерде.

«Без федераль Хөкүмәтнең һәм федераль министрлыкларның ярдәмен тоеп эшлибез, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Һәм без реаль нәтиҗәләр күрәбез».

Форумда катнашучы Россия Энергетика министры урынбасары Антон Инюцын үз чиратында белдергәнчә, Татарстан – бүген энергия нәтиҗәлелеге өлешендә лидерларның берсе, төбәктә яңа технологияләр, яңа хәл итлешләр кулланыла.  

Антон Инюцын энергия ресурсларының нәтиҗәлелгенә «экология» сүзен дә өстәргә тәкъдим итте.

Азакта Россия Энергетика министры урынбасары барысына да яхшы эшләр һәм яңа казанышлар теләде.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.