2019 елның 11-19 апрель көннәрендә Казанда 26 нчы М.И.Глинка исемендәге вокалистлар халыкара конкурсы узачак. Татарстан башкаласында ул 1999 елда үткәрелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.
Конкурсның тантаналы ачылышы Казан Ратушасында узачак, барлык турларны тыңлау һәм гала-концерт – С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында.
Конкурста 233 яшь вокалист катнашачак. Алар арасында 38 катнашучы чит илләрдән, 33 кеше Татарстаннан, 12се Казан дәүләт консерваториясеннән.
11 апрель көнне ачылыш тантанасында дөнья һәм Россия опера сәхнәсе йолдызлары чыгыш ясаячак. Алар арасында Мариинск театры һәм М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры солисты Альбина Шаһиморатова, СССР халык артисты Ирина Волкова, Россия халык артисты Ольга Бородина, Беларусь Республикасы Милли Зур опера һәм балет театры солисты Оксана Волкова, Е.В.Колобов исемендәге Мәскәү “Новая опера” театры солисты Алексей Татаринцев, Мариинск театры солистлары Аскар Абдразаков һәм Ариунбаатар Ганбаатар бар.
Ачылыш тантанасы Россия халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры чыгышы белән узачак. Кичәне Юлиан Макаров алып барачак.
Конкурс 19 апрельдә лауреатларны игълан итү һәм гала-концерт белән тәмамланачак. Ә 21 апрельдә Мариинск театры-2 залында конкурс лауреатлары концерты булачак.
С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узачак беренче һәм икенче тур тыңлауларына керү ирекле.