Яңалыклар

27.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Фәнни-техник өлкәдә кече рәвештәге предприятиеләр үсешенә ярдәм фонды генераль директоры киңәшчесе Иван Бортник белән очрашты.  

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

27.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында үткәрелде. 

Утырышта мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге проектларны башкару турында хәбәр ителде. 2018 елда түбәндәге проектлар нәтиҗәле булды: компаниянең нәтиҗәле инвестицион портфелен формалаштыру буенча мәгълүмати җиһазын гамәлгә ашыру һәм юурычларны хәл итү методологиясен булдыру, «УК «Татнефть-Нефтехим» ҖЧҖтә бәяләне билгеләү белән идарә итү, "Эзләү һәм нефть чыгару" блогында бердәм структурлаштырылган сәнәгать мәгълүматлары базасын булдыру, нефть продуктлары бәяләрен формалаштыру бизнес-процессын камилләштерү, "ТАНЕКО" АҖндә ресурсларны продукция сыйфатын киметмичә куллану. 2019-2020 елларда гамәлгә ашырылачак төп ИТ-проектлар билгеләнде. Алардан 12 млрд. сумга икътисадый эффект көтелә. 

Директорлар советы "Стратегия-2030"да каралган нефть запаслары һәм чыгару күләме үзгәрү динамикасы турында фикер алыштылар. 2018 елның беренче гыйнварына «Миллер энд Ленц» бәйсез компаниясе бәяләве буенча нефть запаслары 1303 млн. тонна дип исәпләнә (расланганы - 866,5 млн. тонна), бу "Татнефть" ГАҖнең тагын 36 ел нефть чыгарачак дигән сүз. 

2019 елның 1 гыйнварына "Татнефть"нең геология тикшеренүләре, файдалы казылмаларны эзләү һәм чыгаруга 98 лицензиясе бар. 2018 елда чыгарыла торган нефть запаслары күләме 30,9 млн. тоннага артты. 2019 елда запаслар 32,6 млн. тоннага артыр дип көтелә. 

Шулай ук компаниянең 2018 елга инвестицион программасы үтәлеше һәм 2019 елга программа турында сөйләштеләр. 

27.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республиканың Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республиканың Казандагы Генераль консулына яңа вазыйфасында уңышлар теләде. Ул шулай ук Казанда Генконсуллык ачу турында кабул ителгән карар өчен рәхмәт белдерде.

26.02.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин TIAF 5 нче халыкара автомобиль төзелеше форумы ачылышында катнашты.

Бу чара “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә узды. Монда Россиянең 13 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия, Кытай, Германия, Польша, Төркиядән 150 предприятие килгән иде.

 

26.02.2019

Казан - республиканың тулаем продуктының өчтән бер өлешен формалаштыручы эре сәнәгать үзәге. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Думасының 32 нче сессиясе утырышында хәбәр итте. Чара Казан Ратушасында узды. 

 

26.02.2019

Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бүген брифингта яңа инвестицион проектлар турында сөйләде.

Брифинг Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.

2018 елда  Татарстан территориясендә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы ярдәме белән 400 дән артык инвестицион проект гамәлгә ашырылды. Инвестицияләр 29 илдән кергән, аларның иң активлары АКШ, Германия, Төркия, Кытай, Нидерланд.

 

26.02.2019

2018 елда Татарстан башкаласының социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре турында бүген Казан мэры Илсур Метшин шәһәр Думасының 32 нче сессиясе утырышында хәбәр итте. Чара Казан Ратушасында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

26.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ромекс-Кубань» ҖЧҖ генераль директоры Алексей Прокопенко белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, республика ягыннан анда ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнаштылар. 

Үзара файдалы проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сүз барды. 

25.02.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Нурлат муниципаль районында булды. Төп максаты - район советы сессиясендә катнашу иде.

Утырыш Нурлат муниципаль районының 2018 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга куелган бурычларга багышланды.

25.02.2019

Чаллы социаль-икътисадый күрсәткечләре һәм тормыш сыйфаты буенча бөтенроссия әһәмиятендәге шәһәргә тиңләштерелергә тиеш. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта 2018 елда Чаллыны социаль-икътисадый үстерү йомгакларына һәм 2019 елдагы бурычларына багышланган «Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлеге Советы утырышында әйтте.    

Чара балалар һәм яшьләр иҗаты шәһәр сарае мәйданчыгында узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Битләр: << 881 882 883 884 885 886 887 ( 888 ) 889 890 >>