Яңалыклар

15.03.2019

Иртәгә, 2019 елның 16 мартында, Рәсми Татарстан сайтында VIII бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар сессиясен интернет-трансляцияләү оештырылачак. 

Пленар утырыш Казанда «Корстон» КРККда узачак. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

15.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төштән соң Anadоlu Group компаниясе рәисе Тунҗай Үзәлхан белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы финанс минстры Радик Гайзатуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һәм башкалар катнашты.

15.03.2019

Бүген Казанда Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе киңәшмәсе узды.

Киңәшмәне Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе җитәкчесе Игорь Манылов уздырды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

15.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида эш сәфәрендә. Максаты – «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсы финалында катнашу.

Искәртәбез, 2018 елдан Рөстәм Миңнеханов – «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсы остазы.

«Россия лидерлары» – илдә социаль лифтлар системасын үстерүгә юнәлгән проект. Конкурсның максаты – лидерлык сыйфатлары һәм идарәчел компетенцияләре дәрәҗәсе югары булган перспектив җитәкчеләрне табу, үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтү.

15.03.2019

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге коллективына  яңа җитәкчене – Павел Лохановны тәкъдим итте.

15.03.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе җитәкчесе Игорь Манылов белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

14.03.2019

Татарстан Хөкүмәте йортында бүген Татарстан Республикасындагы телләр турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышы узды. Бу чара ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә үтте. Анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев, республика ведомстволары һәм министрлыклары вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

13.03.2019

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казанда беренче полилингваль белем бирү комплексын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

12.03.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ижевскка эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретареның һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең уртак киңәшмәсендә катнашты. Чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чараларга, шулай ук Идел буе федераль округында урнашкан ОСК предприятиеләрендә граждан билгеләнешендәге югары технологияле продукция җитештерүне диверсификацияләүгә багышланды. 

12.03.2019

Татарстанда "ЛУКОЙЛ" ГАҖнең унынчы социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы старт алуы турында игълан ителде. Грант фонды быел 25 млн сум тәшкил итә.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Битләр: << ( 881 ) 882 883 884 885 886 887 888 889 890 >>