Татарстан Республикасы ҖТПның энергия сыешлылыгы күрсәткече буенча 22 урынны били. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утыршында хәбәр итте.
Утырыш «Казан ЭКСПО»да узды һәм «2018 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасының энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү һәм 2019 елга бурычлар» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга багышланды.
Чарада Россия Энергетика министры урынбасары Антон Инюцын да катнашты.
Искәртәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утыршы «ТЭФ – 2019» Татарстан халыкара энергия ресурсларын сак тоту форумы кысаларында узды. Форум кысаларында шулай ук «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» 20 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм 19 нчы халыкара «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге. Энергияне сак тоту» симпозиумы да уза.
Утырышта Антон Инюцын, форумны «Энергия нәтиҗәлелеге. Экология» дип атарга тәкъдим итте. Ул белдергәнчә, газ-мотор ягулыгын куллану, чыннан да, яхшы экологик һәм икътисадый нәтиҗә бирәчәк.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдим белән килеште һәм, энергияне сак тоту экологик ситуациядә бик мөһим, диде. «Минемчә, без формулировканы үзгәртербез, - диде ул. – Бурычларны системалаштырырга кирәк, бигрәк тә энергияне сак тотуның экологиягә йогынтысы өлешендәге бурычларны».
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, махсуслаштырылган күргәзмә – энергетика өлкәсендә белгечләргә фикер һәм тәҗрибә алмашу өчен яхшы мәйданчык. Күргәзмәдә энергия ресурсалрының нәтиҗәлелеге өлкәсендә күп кенә хәл ителешләр тәкъдим ителгән, диде Татарстан Республикасы Президенты, күп кенә яңа технологияләр җыелган, күп санда хезмәттәшлек итәргә теләүче компанияләр – партнерлар килгән.
Энергияне сак тоту буенча төбәктә күп эре компанияләр – «Татнефть», «Нижнекамскнефтехим», «Казаньоргсинтез», «КАМАЗ», КПМО, Завод им Горький исю завод һәм башкалар актив эшли, диде Рөстәм Миңнеханов.
Әмма энергияне сак тоту буенча максатчыл эш икътисадның реаль секторында гына түгел, социаль-мәдәни өлкәдә дә алып барылырга тиеш, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Әлегә бу өлкә эре сәнәгать предприятиеләре алып бара торган эшчәнлек күләгәсендә кала.
«Без ҖТПның энергия сыешлылыгы күрсәткече буенча 22 урында һәм бу ситуацияне анализларга кирәк, нәрсә эшләргә, кайда резервлар бар», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Энергия объектларын модернизацияләүгә килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүгенгә бик зур бурыч – Зәй ГРЭСын модернизацияләү. «Без монда да федераль Хөкүмәт ярдәменә өмет итәбез», - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген энергия ресурсларын сак тотуның барлык элементлары республика территориясендә гамәлгә ашырылучы күп фатирлы йортларга капиталь ремонт, социаль-мәдәни объектларга капремонт, шулай ук яңа төзелүче объектлар программаларында реализацияләнергә тиеш. «Энергия ресурсларының нәтиҗәлегенең барлык заманча технологияләре бу эшләр кысаларында реализацияләнергә тиеш», - диде ул.
Утырыш барышында бюджет учреждениеләрендә җылылык һәм электр энергиясенең нәтиҗәле тотылмавы җитди тәнкыйтьләнде.
Татарстан Президенты бюджет өлкәсендә җылылык һәм электр энергиясен сак тоту өчен махсус программа эшләргә тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов тагын Казан шәһәрендә индивидуаль җылыту пунктлары кую буенча зур проект гамәлгә ашырылуны билгеләп үтте.
Газ-мотор ягулыгын куллану программасын гамәлгә ашыру буенча Рөстәм Миңнеханов аны җитди проект дип атады.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген шулай ук агросәнәгать өлкәсендә газ-мотор ягулыгын куллану буенча программа эшләргә кирәк, шулай ук пассажирлар йөртү өлешендә һәм ТКХ тармагындагы шәһәр транспорты буенча.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук торгызыла торган ресурслар мәсьәләсен дә күтәрде.
«Дөнья алга бара. Бүген җил энергиясе аеруча актуаль. Безнең монда мөмкинлекләр күп. Татарстанда өч мәйданчык тикшерелде, өчесе дә кулланылырга яраклы дип табылды», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Искәртәбез, өч районда бу тикшерү уздырылган (Спас, Балык Бистәсе һәм Кама Тамагы районнарында).
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы азагында Энергиянең торгызыла торган чыганакларын үстерү өлкәсендә мәгълүмат алмашу турында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән «Энел Россия» ГАҖ арасында килешү имзаланды.