Яңалыклар

07.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВКонтакте социаль челтәре вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, Татарстан Республикасы Президентының Мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы Айдар Сәлимгәрәев тә катнашты.

Элегрәк ВКонтакте Казанда төбәк вәкилләре программасын эшләтеп җибәрү турында белдергән иде. Эксперименталь программа кысаларында компания вәкилләре медиа кулану һәм конкрет төбәктә контент булдыру үзенчәлекләрен анализлаячаклар.  

07.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Linde (Германия) компаниясе делегациясе белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.   

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ике дистә ел буена Linde республиканың нефть химиясе предприятиеләренең ышанычлы партнёры булып тора.

06.03.2019

Бүген Татарстан сноубордисткасы Милена Быкова Красноярскта узучы Кышкы Универсиада-2019да Россия җыелма командасына алтын медаль китерде. Спортсменка параллель слалом дисциплинасында беренче урынны алды. Моннан тыш, Милена параллель гигант слалом дисциплинасында «көмеш» яулаган иде инде. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Милена Быкова, «Россия җыелма командаларын спортта әзерләү үзәге» ФДБУ өлкән тренеры Дмитрий Салагаев һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм  академиясе ректоры Йосыф Якубов адресына котлау телеграммасы юллады. 

06.03.2019

Бүген кич ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле Казанга килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев каршы алды.

06.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасы Президенты Милош Земан белән очрашты.

Очрашу Прагада Чехия Президенты резиденциясендә узды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Чехиядә эш сәфәрендә (2019 елның 5-6 марты).

06.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чехия Сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова киләчәк хезмәттәшлек адымнары турында фикер алыштылар.

Очрашу Россия Федерациясе-Чехия Республикасы икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиясенең 11 нче утырышы тәмамлануга ук Прагада узды.  

Яклар Хөкүмәтара комиссия йомгаклары, шулай ук утырыш кысаларында имзаланган килешүләр турында фикер алыштылар.  

06.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Чехия бизнес-форумында катнашучыларны Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә чакырды. Форум Россия-Чехия сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләренә, аларның бүгенге торышына һәм перспективаларына багышланды.

Форум Прагада (Муниципаль йорт) Россия Федерациясе-Чехия Республикасы икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиясе кысаларында узды. 

06.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе-Чехия Республикасы икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча 11 нче хөкүмәтара комиссия утырышында катнашты.

Чара Прагада узды. 

06.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Прагада Россия Федерациясе-Чехия Республикасы икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләре очрашуында катнашты.

Чара Прагада (Муниципаль йорт) узды.

Искәртәбез, Россия Федерациясе-Чехия Республикасы икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләре – Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Чехия  Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова.

06.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Прагада Чехия Республикасының Авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томан белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Чехия Республикасына эш сәфәре  кысаларында узды. 

Рөстәм Миңнеханов Мирослав Томан әфәндегә Чехия Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.  

Битләр: << 881 882 883 ( 884 ) 885 886 887 888 889 890 >>