Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов академик Василий Лихачёвның вафатына бәйле рәвештә якыннарының кайгысын уртаклашты. Татарстан Президенты аның хатыны Наилә Лихачевага кайгыларын уртаклашу телеграммасы юллады. Василий Николаевич 68 нче яшендә вафат булды.
«Хөрмәтле Наилә Иматовна! Ирегез – академик Василий Николаевич Лихачёвның үлемен тирән кайгы белән кичерәм.
Киң фикер иясе, күп кырлы кеше, зур эрудит һәм тәҗрибәле дәүләт эшлеклесе Василий Николаевич күп еллар буена Татарстан Республикасы, шулай ук тулаем Россия алга китсен дип армый-талмый хезмәт итте. Ул, дипломат буларак, талантының масштабы, лаеклы эшлекле һәм кешелек сыйфатлары, күп кырлы законнар иҗат итү эшчәнлеге, Россия федерализмының үзенчәлеген аңлавы һәм дәүләти-хокукый мөнәсәбәтләр потенциалын актив үстерүе белән илебездә генә түгел, халыкара бергәлектә дә зур хөрмәт һәм һөнәри ихтирам казанды.
Тирән кайгыгызны уртаклашам, Сезгә, кызларыгызга, оныкларыгызга һәм барлык якыннарыгызга күркәм сабырлык телим. Туганнарыгызның һәм дусларыгызның Сезгә таяныч һәм яныгызда булулары, Василий Николаевич белән гомер иткән бәхетле еллар бу хәсрәтне кичерергә ярдәм итсен.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».