Яңалыклар

22.01.2019

Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Яр Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып баруга килешүләр төзү өчен гаризалар карау буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Ул искә төшергәнчә, бүген комиссиягә алты инвестицион проект буенча гаризалар тәкъдим ителгән.

22.01.2019

2018 елда Татарстан таможнясының тышкы сәүдә әйләнеше 14%ка арткан һәм 4 млрд 924 млн 310 мең АКШ доллары тәшкил иткән.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан таможнясы башлыгы, таможня хезмәте генерал-майоры Альберт Мавликов хәбәр итте.

Брифинг Татарстан таможнясының 2018 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган иде.

21.01.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариягә эш сәфәренә килде, анда ул оештыручылар чакыруы буенча Давостагы Бөтендөнья икътисадый форумында катнашачак. ТР Президенты Россия делегациясе составына кертелгән, делегацияне Россия Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин җитәкли. 

Бүген Рөстәм Миңнеханов Форумны ачу тантанасында катнашырга ниятли. Давостагы Форумның төп темасы – дүртенче сәнәгать инкыйлабы чорында глобальләшү һәм хезмәттәшлек.    

19.01.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы эчке эшләр министры Игорь Шуневич белән очрашты.

19.01.2019

Бүген Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров авыл хуҗалыгы тармагы нәтиҗәлеген арттыру өлкәсендә яңа фәнни эшләнмәләре турында хәбәр итте. ТР Хөкүмәте Йортында бөтен муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында республика кидәшмәсен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.  

19.01.2019

18 гыйнварга Татарстанда 86,7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 3,6%ы. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә бу турыда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

18.01.2019

Татарстанда балалар да, өлкәннәр дә хоккейны яраталар, шуңа күрә безгә Йолдызлар матчын кабул итү - зур мәртәбә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елгы бөтендөнья йолдызларын тәкъдир итүгә багышланган тантанада хәбәр итте. Искәртәбез, бу көннәрдә  республика территориясендә мастер-шоу һәм Континенталь хоккей лигасының Йолдызлар матчы уздыру планлаштырылган.

18.01.2019

Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар эстрадасының мәшһүр җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров белән хушлаштылар. Мәрасимдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗат бергәлеге вәкилләре катнашты. Хушлашыр өчен Россиянең төрле төбәкләреннән вәкилләр, шул исәптән Әстерхан өлкәсе делегациясе дә килгән иде.

Мәрасимне ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхеразыев алып барды.  

Искәртәбез, татарның мәшһүр җырчысы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Шакиров Илһам Гыйльметдин улы 2019 елның 16 гыйнварында каты авырудан соң вафат булды. Аңа 83 яшь иде.

 

17.01.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2019» халыкара раллиендә җиңүләре белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей  Когогинга, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагинга һәм команда коллективына котлау телеграммасы юллады.

 

17.01.2019

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров белән хушлашу чарасын иртәгә, 2019 елның 18 гыйнварында, 11.00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры бинасында уза.

Рәсми Татарстан сайтында хушлашу чарасының онлайн трансляциясе оештырыла.

Битләр: << 871 872 873 874 875 876 877 878 879 ( 880 ) >>