Россия Энергетика министры урынбасары Антон Инюцын: Инвесторларга ярдәм күрсәтү өчен Хөкүмәт тарафыннан газ салу станцияләре төзелешен субсидияләү турында карар кабул ителде

10.04.2019

Газ салу станцияләре челтәрен үстерү турындагы мәсьәләләрне бүген Россия Энергетика министры урынбасары Антон Инюцын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында күтәрде.

Утырыш «Казан ЭКСПО»да узды һәм «2018 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасының энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү һәм 2019 елга бурычлар» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга багышланды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Искәртәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утыршы «ТЭФ – 2019» Татарстан халыкара энергия ресурсларын сак тоту форумы кысаларында узды.

Форум кысаларында шулай ук «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» 20 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм 19 нчы халыкара «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге. Энергияне сак тоту» симпозиумы да уза.

Антон Инюцын билгеләп үткәнчә, бүген форум үз чикләрен киңәйтә. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка форум чикләрен киңәйтү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.  

Антон Инюцын, форумны «Энергия нәтиҗәлелеге. Экология» дип атарга тәкъдим  итте.  

Антон Инюцын белдергәнчә, газ-мотор ягулыгын куллану, чыннан да, яхшы экологик һәм икътисадый нәтиҗә бирәчәк.

«Моның өчен Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигез булды. Бу юнәлешкә яңа динамика бирү тәкъдим ителә. Төбәк хакмиятләренең газ салу челтәрен үстерү буенча җаваплылыгын арттыру күз алдында тотыла. Президент Путин берничә мәртәбә бу теманы күтәрде һәм Федераль Собрание белән очрашуда да бу темага әйләнеп кайтты. Без үз чиртабызыда бизнес вәкилләре белән очрашуда бу теманы күтәрдек. 2030 елга мотор ягулыгы буларак табигый газ реализацияләү күләме хәзерге 700 млн. куб метрдан 10 млрд. куб метрга җитәргә тиеш», - диде Антон Инюцын.

Аның сүзләренчә, газ салу комплексларын төзүне субсидияләүгә 3,5 млрд. сум бирү планлаштырыла.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.