Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда (БГӘ) «Турыдан-туры чит ил инвестицияләренең киләчәген чагылдыру: цифрлы глобальләштерү аша бөтендөнья икътисадын баету» темасына багышланган IX еллык инвестицион форумын (Annual Investment Meeting (AIM) 2019) ачу тантанасында һәм Россия Федерациясе вәкиле буларак пленар утырышында катнашты.
Утырыш модераторы энергетика өлкәсендә эксперт, MRL Corporation генераль директоры һәм рәисе Корнелия Мейерның дүртенче сәнәгать инкыйлабының Татарстан Республикасы икътисадына йогынтысы турындагы соравына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, тулаем Россия Федерациясендә цифрлы трансформация һәм инновацион үзгәртеп корулар үсешнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Бу аспектта яңа бурыч – Татарстан Республикасында цифрлы икътисадны үстерүне тәэмин итү, монда һәр икътисадый актив граждан цифрлы грамотага ия, ә дәүләт һәм бизнес – югары цифрлы компетенциягә һәм даими рәвештә аларны үз эшчәнлегендә куллана. Цифрлы трансформация икътисадый эшчәнлекнең барлык тармакларын да үзгәртеп коруны күз алдында тота, шул исәптән сәнәгать һәм җитештерүне дә. Индустрия 4.0 дәверендә күләмле белешмәләрне анализлау, машинада өйрәтү, компьютерча күрү, әйберләрнең сәнәгать интернеты, виртуаль һәм тулыландырылган хакыйкать, өч үлчәмле модельләштерү һәм басу, цифрлы игезәкләр, пилотсыз очу аппаратлары һәм робототехника кебек чаралар һәм технологияләр кулланыла. Безнең республикада цифрлаштыру мисаллары аз түгел, мәсәлән, «КАМАЗ» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «Казан вертолетлар заводы» ГАҖ.
«Татарстан Республикасында берничә ел элек Россиядә ИТ-белгечләр өчен беренче югары технологияләр шәһәре – Иннополис төзелде. Иннополис мәйданчыгы «яшә, укы, эшлә» принципы буенча корыла һәм даими рәвештә үсүдә. Иннополиста һәм республиканың берничә шәһәрендә 5G база станцияләре челтәре эшләтеп җибәрелде, «акыллы счетчиклар» коммуналь ресурслар чыгымнары күрсәткечләрен автомат рәвештә исәпләп баралар һәм мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә идарәче компанияләргә җибәреп торалар. Шулай ук Иннополис, Европада беренче буларак, пилотсыз такси сервисы булган шәһәр», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Корнелия Мейер Татарстанда «киләчәк эшче көче» булырга әзер яңа буынны тиешенчә укыту өчен нинди чаралар күрелүе белән дә кызыксынды: «Илегезгә яңа технологияләр алып килергә теләгән инвесторларга нәрсә тәкъдим итә аласыз һәм аларга ничек ярдәм күрсәтәчәксез? Дүртенче сәнәгать инкыйлабы дәгъваларына туры килерлек үз эшчеләрегезне укыту буенча Сез Россия университетлары белән хезмәттәшлек итәсезме?» - дип сорады ул.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан һәрвакыт Россиядәге барлык юнәлешләр буенча да лидер булырга һәм бөтен дөньяга танылырга омтыла. Грамоталы белгечләр булу төбәк үсешенә тулаем йогынты ясый. Өзлексез белем алу – конкуренциягә сәләтне саклап калуның төп принципларыннан берсе. Кешелек үсешенең барлык дәверләрендә һәм баскычларында да күнекмәләрне өзлексез булдыру мөһим – башлангыч мәктәптән югары уку йортларына кадәр. Яшьләрнең инновацион иҗат үзәкләре фән һәм техниканы инновацион үстерү өлкәсендә яшьләрнең югары технологияләр белән кызыксынуын стимуллаштыра. Мондый үзәкләр инженер кадрлар әзерләүгә ярдәм итү белән бергә, тәрбияләнүчеләрдә эшкуарлык күнекмәләрен дә үстерә. Татарстан Республикасында өстәмә белемнең яңа моделен гамәлгә ашыру өчен «Кванториум» балалар технопарклары ачылды.
Искәртәбез, IX еллык инвестицион форумы (Annual Investment Meeting (AIM) 2019) Дубайда (БГӘ) 2019 елның 8-10 апрелендә барачак. Чараны оештыручы – БГӘнең Премьер-министры һәм Вице-президенты, Дубай әмирлеге әмире Шәех Мөхәммәд бин Рәшид Әл Мәктүм ярдәме белән БГӘнең Икътисад министрлыгы.
Форумда төрле дәүләтләр хөкүмәтләре җитәкчеләре һәм вәкилләре, халыкара оешмалар һәм тышкы сәүдә палаталары вәкилләре, инвесторлар һәм эре эшкуарлар, инновацияләр һәм икътисад өлкәсендә әйдәүче халыкара галимнәр, экспертлар һәм практиклар катнаша.