Татарстанда Республикасында нәселле терлекчелек турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
2019 елда Татарстанда 936 күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Эшче һөнәрләренең абруен арттыру– безнең өстенлекле бурычыбыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Наше время – Безнен заман» эшләүче яшьләр иҗатының еллык ачык республика телевизион фестивалендә җиңүчеләр һәм активистлар белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насрыев белән очрашты.
Казанда Үзбәкстан Республикасының Генераль консуллыгын ачу турындагы карар РФ Хөкүмәте күрсәтмәсе белән 2017 елның 19 августында кабул ителгән иде. Фәриддин Насрыев Генераль консул итеп 2018 елда билгеләнә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Батыр Ниязлиев белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростех дәүләт корпорациясе гади кораллар, сугыш кирәк-яраклары һәм махсус химия кластерының индустриаль директоры Сергей Абрамов белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия халык артисты, "Турецкий хоры" арт-төркеме продюсеры Михаил Турецкий белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Потомак Университеты һәм Woz-U Университеты (АКШ) җитәкчелеге белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм ТИСБИның Идарә универститеты ректоры Нэлла Прусс катнашты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов 2018 елның октябрендә Сан-Францискога (АКШ) эш сәфәре кысаларында Америка югары уку йортлары вәкилләре белән очрашкан иде инде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республиканың Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Имомуддин Сатторов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды.