Татпотребсоюз башлыгы Мәхмүт Фәттахов: 2018 елда халыкка күрсәтелгән хезмәт күләме 25 млрд. 252 млн. сум тәшкил итте, үсеш 10 процент

05.04.2019

2018 елда республика кулланучылар кооперациясе системасы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында бүген  Татпотребсоюз башлыгы Мәхмүт Фәттахов хәбәр итте. 

ТР Хөкүмәте Йортында бөтен муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Мәхмүт Фәттахов хәбәр иткәнчә, 2018 елда халыкка күрсәтелгән хезмәт күләме 25 млрд. 252 млн. сум тәшкил итте, үсеш 10 процент.

Татарстан Республикасы бюджеты исәбенә, авылда яшәүче 11 мең кешене тәэми итү өчен, 53 модульле кибет төзелгән. "40ны 60ка" программасы буенча гадәттәгечә технологик җиһазлар һәм махсус транспортны сатып алуга субсидияләр, шулай ук авыл халкыннан терлекчелек продукциясен сатып алу бәяләрен арттыруга субсидияләр  бирелә.

Татпотребсоюз башлыгы сүзләренчә, кулланучылар оешмалары бөтен районнарда да эшли. 2018 ел нәтиҗәлрәе буенча халыкка иң күп хезмәт Буа райпосы күрсәткән - 459 млн. сумга, аннары Алексеевск райпосы - 442 млн. сумга, 420 млн сумлап - Актаныш, Әлмәт, Балык Бистәсе кулланучылар оешмалары. 

Узган ел дәвамында 14 муниципаль районда кулланучылар кооперативары оештырылган, диде Мәхмүт Фәттахов. 

Гомумән 2018 елда 10 млрд сумга продукция  әзерләнгән. Соңгы биш елда әзерләнә торган продукция күләме икеләтә арткан. 

Зәй продукция  әзерләү оешмасын үрнәк булырлык. Ул әзерләнә торган продукция күләмен елына 70 млн. сумга җиткергән.

Мәхмүт Фәттахов сүзләренчә, предприятиеләрне төзекләндерергә кирәк, заманча, энергия саклаучы технологияләрне гамәлгә кертергә кирәк, бигрәк тә ит эшкәртү һәм консервалау цехларында. Кулланучылар кооперативларының эшчәнлегенең зур өлеше күчмә сәүдәгә бәйле. Алар республиканың 870 торак пунктын тәэмин итә. Республикада стационар сәүдә булмаган һәр торак пунктка күчмә сәүдә машинасы килә. Республика ярдәм белән быел 27 автолавка бирелә, 22 комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачыла - 84 млн. сумга. 

Мәхмүт Фәттахов ТР Президентына 2020 елга кадәр кибетләр төзү программасын дәвам итүне сорап мөрәҗәгать итте. 

Рөстәм Миңнеханов республикага кулланучылар кооперациясе кирәклеген ассызыклады. Ул Татпотребсоюз эшчәнлеген уңай бәяләде. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.