Бүген Казан Кремелендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың сәләтле балалары белән очрашып, аларны Яңа ел белән тәбрик итте.
Казан Кремленә Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга балалар һәм яшьләр оешмалары вәкилләрен, төрле конкурс, олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын чакырганнар иде. Мәктәп укучылары һәм училищеларда тәрбияләнүчеләр Татарстан Президентына яшьләр телевидениесе, хайваннарны яклауга кагылышлы һәм үзләрен кызыксындырган башка сорауларны бирде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремдендә Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни җитәкчесе Виталий Наумкинга "Дуслык" орденын тапшырды. Бүләк "уртак мәгариф, фәнни һәм тарихи-мәдәни проектларны гамәлгә ашыруга керткән җитди өлеше өчен" тапшырылды.
Мәскәүгә төп чыршы бәйрәменә быел Татарстаннан 104 баланы җибәрәләр. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары булган эшкуарлар белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев та катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Татарстанның төбәкара һәм тышкы икътисадый эшчәнлегенә зур өлеш кертә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар Советы президиумы утырышында катнашты.
Чара илнең барлык төбәкләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше белән «Татар жыры - 2018» XIX халыкара татар эстрадасы фестивален карады. Концерт Казанның «Пирамида» күңел ачу комплексында узды.
Чарада «Иң яхшы дуэт», «Иң яхшы видеоклип», «Ел ачышы» һәм башка номинацияләрдә җиңүчеләрне игълан иттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның үзәгенең – Бауман урамының һәм Кабан күле яр буеның Яңа елга бизәлешен карап чыкты. Татарстан Республикасы Президентын башкала мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Быел Казанның Яңа елга бизәлешен Festi Group Италия компаниясе гамәлгә ашырган. Оешма бәйрәм чаралары концепцияләре һәм шәһәр тирәлеген декоратив системалар белән бизәү белән шөгыльләнә.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Әлмәттән мәктәп укучысы Регина Сәйфуллина чиновникларга социаль челтәрләрдә булу стратегиясен ничек эшләргә һәм гамәлгә ашырырга кирәклеге турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Хуҗалыкларның кече формалары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында бүген ТР Хөкүмәт Йортындагы республика кидәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында барлык социаль-мәдәни объектларның төзелеш программасы тулы күләмдә тәмамланды. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.