Татарстан Президенты Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәренә килде

07.04.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәренә килде, анда ул Дубай шәһәрендә IX еллык инвестицион форум эшендә катнашачак.

IX еллык инвестицион форумы эше кысаларында Рөстәм Миңнеханов, шәрәфле кунак буларак, форумны рәсми ачу тантанасында чакырылган, һәм Россия Федерациясе вәкиле буларак, ул «Бөтендөнья лидерлары дебатлары: турыдан-туры чит илләр инвестицияләренең цифрлы киләчәген формалаштыру» пленар утырышында катнашырга җыена. Пленар утырышта тагын Якын Көнчыгыш, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Төньяк һәм Үзәк Африка илләре вәкилләре дә чыгыш ясаячак.

Монда Татарстанның инвестицион һәм икътисадый потенциалын тәкъдим  итүче стендта Берләшкән Гарәп Әмирлекләре бизнесы һәм рәсми хакимияте вәкилләре белән, шулай ук башка илләрнең форумда катнашучылары белән очрашулар да планлаштырылган.    


ТР Президенты Матбугат хезмәте