Татарстанга РФ вице-премьеры Дмитрий Козак килде

10.04.2019

Бүген Татарстанга эш сәфәренә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак килде. "Бигеш" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. 

РФ вице-премьеры визитының төп максаты - Кама автомобиль заводлары комплексына нигез салуга 50 ел тулуга багышланган бәйрәм итүне әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышын үткәрү. 

Утырыш алдыннан Дмитрий Козак һәм Рөстәм Миңнеханов Чаллы автогиганты җитештерү мәйданнарын карарга, шәһәрне төзекләндерү барышы, инфраструктура объектларын үстерү планнары белән танышырга планлаштыралар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.