Яңалыклар

28.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Мәскәүнең «Синтез» фәнни-тикшеренү инжиниринг үзәге генераль директоры Марк Флид водород перекисе кулланып пропилен оксиды җитештерүнең перспективалы технологиясе хакында сөйләде.

 

28.02.2020

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә В.Д.Шашин ис. "Татнефть" ГАҖ Директорлар советы утырышы узды. 

Утырышта "Татнефть" ГАҖ гыйнварда бюджеты үтәлеше каралды һәм 2020 ел мартына бюджеты расланды. 

Башта 2019 елда инвестицион программаны финанслау турында мәгълүмат тыңланды. Инвестицияләрнең төп күләме (74,1 %) иң капитал сыйдырышлы бизнес юнәлешләргә кулланылган: нефтьне эзләү һәм чыгару, нефть-газ эшкәртү. 

 

28.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" хоккей командасының уенчылары һәм тренерлары белән очрашты. Гадәткә кергән очрашу Казанда клуб базасында плей-офф алдыннан узды. 

28.02.2020

Бүген Казан шәһәр Думасы Казанның 2040 елга кадәр генераль планын расладылар. Карар Казан шәһәр Думасының 38-нче сессиясендә кабул ителде. 

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Төп доклад белән Илсур Метшин чыгыш ясады. 

"Генераль планның файдасыз документ булмавын аңларга кирәк, киштәгә куйдык та оныттык түгел. Генераль планда шәһәр үсешен исәпкә алып, үзгәрешләр кертеп була", - диде Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин. 

 

28.02.2020

Казан Бөек Ватан сугышында Җиңүгә фронтларда гына түгел, тылда да зур өлеш кертте һәм «Хезмәт даны шәһәре» мактаулы исеменә лаек. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының XXXVIII сессиясе утырышында хәбәр итте, утырыш 2019 елдагы йомгакларга багышланды.

28.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының 38 нче сессиясендә катнашты.

Чара Казан Ратушасында узды. 

Сесия башланганчы анда катнашучыларга Казан шәһәр Думасының 2019 елдагы эшчәнлеге турында видеоролик күрсәттеләр.

Хисап нотыгы белән Казан мэры Илсур Метшин чыгыш ясады.

27.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстандагы "Ангрен" ирекле икътисадый зона территориясендә урнашкан резинотехник эшләнмәләр заводы директоры Гуломжон Ибраһимов белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Төрле өлкәләрдә үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре һәм башка мәсьәләләр турында сүз барды. 

27.02.2020

Бүген газ-мотор ягулыгын Татарстанда куллануны киңәйтү буенча ведомствоара эш төркеме утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. 

Утырыш "А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы" АҖ административ бинасында узды. 

27.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сыекландырылган табигый газда эшләүче двигательле «Чайка» пассажир елга судносы корпусын эшли башлау тантанасында катнашты.

Чара А.М. Горький ис. Зеленодольск заводында узды.  

Сыекландырлыган табигый газда эшләүче двигательле «Чайка» пассажир прогулка-экскурсия елга судносы корпусын эшли башлау тантанасында «Газпром» ГАҖ идрәсе әгъзасы Вячеслав Михаленко, РФ Транспорт министрлыгының диңгез һәм елга транспорты дәүләт сәясәте департаменты директоры Юрий Костин, Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев һәм башкалар катнашты.

27.02.2020

Арбитраж суды икътисадый юнәлештәге бәхәсле мәсьәләләрне инсани юл белән хәл итүне тәэмин итә. Шуның белән судьялар хуҗалык эшчәнлеген алып бару өчен хокукый киңлекләрдә турыдан-туры катнашалар, бу исә республикада уңай эшлекле климат булдыруга китерә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Арбитраж судының 2019 елдагы эшчәнлеге йомгакларына багышланган киңәшмәдә хәбәр итте.

Битләр: << 741 ( 742 ) 743 744 745 746 747 748 749 750 >>