“Җиңү волонтерлары” хәрәкәте активистлары Татарстанның хәрби зиратларын һәм истәлекле урыннарын тәртипкә китерергә ярдәм итәчәкләр. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова хәбәр итте.
Татарстан белән Үзбәкстанның сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү өчен потенциалы зур. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Бохара өлкәсе Хакиме Үктәм Исоевич Барноев белән очрашда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Бүген Казанда Татар филармониясе бинасында дәүләт юстиция киңәшчесе, Татарстанның элеккеге Прокуроры Кафил Әмиров белән хушлашу мәрасиме узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков һәм башкалар катнашты.
Искәртәбез, Кафил Әмиров кичә 71 нче яшендә вафат булды. Татарстан Прокуроры булып ул 2000 елдан 2013 елга кадәр эшләгән.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кафил Фәхразый улы Әмировның вафатына бәйле рәвештә хатыны Нурия Шамил кызы Әмировага кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларны 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
Гыйнвар аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре турында бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстанда торак төзелеше һәм капиталь ремонт программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан икътисад министрлыгы коллективына яңа җитәкчене – Мидхәт Шаһиәхмәтовны тәкъдим итте. Министрлыкны 2018 елдан җитәкләгән Фәрит Габделганиев Татарстан Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде.
Спорт – Татарстанны социаль-икътисадый үстерү өстенлекләренең берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында хәбәр итте.
Утырыш Тольяттида узды һәм Идел буе федераль округында массакүләм, балалар-яшүсмерләр спортын һәм физик тәрбияне үстерү мәсьәләләренә багышланды.
Утырышны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров алып барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы судьяларының XIV чираттан тыш конференциясендә катнашты. Төп тема – 2019 елда судлар эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2020 елга планнар билгеләү.
Чара «Корстон» КСККда узды (Казан). Анда Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, судьялар җәмәгатьчелеге вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Хисап конференциясенә бөтен республикадан 170 судья чакырылган иде.