Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

20.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты рәислегендә В.Д.Шашин исемендәге "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. 

Директорлар советына компаниянең коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча гамәлләре, төбәк сәламәтлек саклау системасын һәм үзизоляция шартларында социль ярдәм күрсәтү чаралары турында хәбәр иттеләр. 

Утырышта "Татнефть" ГАҖ агымдагы елның беренче кварталында бюджеты башкарылуы нәтиҗәләре каралды һәм 2020 елның май аена бюджеты расланды. 

Директорлар советы "Татнефть"нең 2019 елга дебитор һәм кредитор бурычлары турында мәгълүмат тыңлады. 

Нефть базарларында волатильлек һәм ОПЕК+ кысаларындагы нефтьне чыгаруны чикләү, салым системасы үзгәрү шартларына карамастан, компаниянең производство күрсәткечләре узган елдагыдан артык. Нефтьне чыгару күләме - 29 798 мең тонна (2018 елдагыдан 0,9 % артык), нефть продуктларын җитештерү күләме - 10 788 мең тонна (2018 елдагыдан 15 %ка артык). 
Директорлар советы төркемнең финанс күрсәткечләре белән дә танышты. Төркемнең берләштерелгән активларының бәясе 2019 елда 3,1 процентка артты һәм 1,2 трлн сум тәшкил итте. Активлар структурасында үзгәрешләр Тольяттида нефть химиясе комплексы һәм Санкт-Петербургта АЗС челтәрен сатып алу сәбәпле барлыкка килгән.

Ел нәтиҗәләре буенча «Татнефть»нең кереме, экспорт пошлиналарын һәм акцизларны исәпкә алып, 932 млрд сум тәшкил итте, акционерларның чиста табышы — 192 млрд сум.

Утырыш барышында Директорлар советы ел нәтиҗәләре буенча дивидендлар турындагы мәсьәләне дә карады. Элегрәк түләүләр 2019 елның 6 һәм 9 аенда үткәрелгән иде, барлык акционерлар акциягә 64,4 сум акча алган иде. Директорлар советы акционерларның еллык гомуми җыелышына 2019 ел нәтиҗәләре буенча өстәмә дивидендлар түләмәскә тәкъдим итте.

2019 ел нәтиҗәләре буенча дивидендларга карата карар кабул иткәндә, Директорлар советы нефть һәм нефть продуктлары базарындагы агымдагы вазгыятьне исәпкә алды, ул бөтен дөнья буенча карантин чаралары фонында ихтыяҗның шактый кимүенә бәйле, бу дивидендлар түләү чыганагы булган ирекле акча агымы фаразына, шулай ук килеп туган шартларда компаниянең нормаль эшчәнлеген тәэмин итү өчен финанс ресурсларын мобилизацияләү зарурлыгына тәэсир итә.


"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте