Яңалыклар

11.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районына "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденын тапшырды.

Лаеклы бүләкне Кукмара районының тәүлегенә савылган сөт күләме буенча рекорд куйган авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләренә "терлекчелек өлкәсендә күренекле казанышлар һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә керткән зур өлешләре өчен" тапшырылды. 

Бүләкләү тантанасы Кукмара муниципаль районы Советының утырышы кысаларында узды. Утырыш районның 2019 елдагы эшчәнлеккә социаль-икътисадый йомгаклары һәм 2020 елга бурычларына багышланды. 

11.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иртән Кукмара муниципаль районына эш сәфәрендә булды. 

Анда ул Кукмара муниципаль районы Советының 2019 ел нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлары мәсьәләсенә багышланган утырышында катнашырга ниятли. 

Башта Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды социаль ипотека программасы буенча төзегән 21 фатирлы йортны карады. 

11.02.2020

Татарстанда эшче халыкның 30%ы электрон хезмәт кенәгәсен сайлаган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин хәбәр итте.

11.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мозамбик Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Марио Сарайва Нгуэнья белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Искәртәбез, Илче әфәнде Татарстанда эш сәфәрендә (2020 елның 10–12 феврале).

10.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Росприроднадзорның Идел-Нократ төбәкара идарәсенең киңәйтелгән киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәдә шулай ук Федераль табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Светлана Радионова катнашты. 

10.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ромекс-Кубань» ҖЧҖ генераль директоры Алексей Прокопенко белән очрашты. 

Очрашу КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институты бинасында, ТР Икътисад министрлыгы коллегиясе тәмамлангач, узды

Яклар алга таба хезмәттәшлек, шул исәптән индустриаль мәйданчыкларны булдыру, инженер һәм юл инфраструктурасын төзү буенча уртак проектлар турында сөйләштеләр. 

10.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.   

Утырыш КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтында узды. Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башка рәсми затлар "Эшкуарлык фабрикасы" проектын тәмамлаучылар катнашында оештырылган күргәзмәне карадылар.   

Төп нотык белән Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев чыгыш ясады. 

10.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Светлана Радионова белән очрашты. 

10.02.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республиканың Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

09.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эре төзелеш алып баручылары вәкилләре белән берничә очрашу уздырды. Очрашуларда Татарстан Республикасы РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, республика муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре катнашты. 

Битләр: << 741 742 743 744 745 746 747 748 749 ( 750 ) >>