Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән татарстанлыларны котлады.
15 февральдә илебез Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көнен билгеләп үтә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Аммоний» АҖ җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Казан синтетик каучук заводы» ААҖ җитәкчелеге предприятиене киләчәктә үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Предприятиедәге агымдагы ситуация, шулай ук 2019 елда эш йомгаклары турында генераль директоры Алексей Контуров сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төштән соң «Казан дәүләт дары заводы» федераль казна предприятиесе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Предприятиенең генераль директоры Александр Лившиц Казан дары заводының 2019 ел йомгаклары буенча төп икътисадый күрсәткечләре, шулай ук 2020 елга бурычлары турында сөйләде.
Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстанның Халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әмирхан Еники истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасында катнашты.
Тантанада язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, артистлар, күренекле мәдәният эшлеклеләре, иҗат интеллигенциясе һәм республика җәмәгатьчелеге вәкилләре, шулай ук язучының туганнары – кызы Флера Карташова, оныгы Рөстәм Тюменев һәм оныкчыгы Регина Тюменева катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев “Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл” күп телле белем бирү комплексы объектларын төзү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гомуми белем оешмаларының башлангыч сыйныфлары укучыларын түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты, "Татнефть" ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Женевада (Швейцария) Tatneft Europe копаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Tatneft Europe Россия нефтен сатып алучы трейдерлар арасында иң эре биш компания арасына керә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфрендә булды. Анда ул «Газпромбанк» АҖ идарәсе рәисе Андрей Акимов белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Нәфис Косметикс» АҖ генераль директоры Рөстәм Нуриев белән очрашты.
Очрашуда компаниянең җитештерү эшчәнлеге йомгаклары, продукцияне экспортка чыгаруларны арттыру, шулай ук предприятие куәтләрен яңарту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.