Яңалыклар

07.02.2020

Татарстан Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин бүген Зәй районында булды.

Төп максаты – Зәй районының 2019 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2020 елга куелган бурычларга багышланган район Советы утырышында катнашу.

07.02.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча РФ Президенты каршындагы совет президиумы составына керде.

Искәртәбез, 2020 еның 6 февраляендә РФ Президенты Владимир Путин «Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы советының кайбер мәсьәләләре турында» Указга кул куйды (6.02.2020 №98 Указ).

07.02.2020

Татарстанда бүгенгә 264 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган – бу планның 9%ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.  

07.02.2020

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров минераль ашламаларны туплау барышы һәм авыл хуҗалыгы җирләрен файдалану нәтиҗәлеге турында хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Марат Җәббаров сүзләренчә, бүген Татарстанда чәчүлекләрнең гомуми мәйданы - 3 млн 273 мең гектар. Авыл хуҗалыгы территориаль идарәләре хәбәрләренә караганда, эшкәртелә торган чәчүлек җирләре мәйданнары 100 мең гектардан ким. 

07.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортныда кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. 

Чарада республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР Президенты киңәшчесе Шәфәгать Тәхәүтдинов, Файдалы казылмалар запаслары буенча дәүләт комиссиясе генераль директоры Игорь Шпуров һәм башкалар катнашты. 

Төп тема - Татарстан Республикасы кече нефть компанияләренең 2019 елда эшчәнлекләре нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар.

07.02.2020

Татарстан галимнәре хәзерге Россия фәнен үстерүгә зур өлеш кертәләр. Республиканың фәнни мәктәпләре бөтен дөньяга билгеле һәм абруйлы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премияләрен һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында хәбәр итте. Чара Казан Кремлендә узды.

07.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремле территориясендә урнашкан Татарстан Республикасы Археология музеенда булды. Аны Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.

06.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Саклык банкы» ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Герман Греф Татарстанда кыска вакытлы эш сәфәрендә.

06.02.2020

Бүген Казанда Сбербанкның "Мәктәп 21" мәгариф проекты тантаналы рәвештә ачылды. Проект берничә елдан республика һәм бөтен ил өчен югары квалификацияле программистларны чыгарачак. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Сбербанк президенты, идарәсе рәисе Герман Греф катнаштылар. 

06.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Сбербанк" ГАҖ Идарәсе рәисе Герман Греф Казан метрополитенында "Акчасыз транспорт" проекты белән таныштылар. 

Искәртик, Герман Греф бүген Казанда эш сәфәрендә. 

Рөстәм Миңнеханов, Герман Греф, "Метроэлектротранс" МУП вәкилләре Казан метросында "Имәнлек" станциясеннән "Сукно бистәсенә" кадәр бардылар. Биредә "Акчасыз транспорт" проекты презентацияләнде. Кунаклар жетоннар сату аппаратын тестладылар, турникет аша узу өчен банк картасы белән түләделәр, шулай ук биометрик турникет аша да уздылар. 

Битләр: << ( 751 ) 752 753 754 755 756 757 758 759 760 >>