ТР Премьер-министры Алексей Песошин РФ Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССРның төзелүенә 100 ел тулу Елына старт бирү тантанасында катнашты.
Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге комплексындагы Илһам Шакиров исемендәге концерт залында узды.
Тантананың турыдан-туры трансляциясе «ТНВ-Планета», «ТНВ-Татарстан» телеканалаларында, шулай ук «Татар-информ» МА, Рәсми Татарстан сайтларында оештырылды.
Сәхнәгә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт флаглары, Татарстан АССРның беренче байрагы, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы флагы чыгарылды.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады
Бүген Татарстанда җирле үзидарәне гамәлгә ашыруга 15 меңнән артык кеше җәлеп ителгән - бу кече ватаннарына хезмәт итүгә гомерләрен багышлаган зур команда. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының XIV съездында белдерде. "Корстон" кунакханә комплексында узган чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы" ассоциациясе рәисе Әгъзам Гөбәйдуллин һәм башкалар катнашты.
Бүген ТР хөкүмәте йортында инициатив төркем белән очрашу узды, аның барышында калдыкларны термик зарарсызландыру заводы төзелеше мәсьәләләре каралды.
Очрашуда республиканың беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Казанда тантаналы рәвештә "Сәйдәш" мәдәни үзәге капиталь ремонттан соң ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаштыю
Рөстәм Миңнеханов төзекләндерү нәтиҗәләре белән танышты, объектны аңа "Сәйдәш" үзәге директоры Артур Минһаҗев күрсәтте. Кунакларны шулай ук ТР мәдәният министры Ирада Әюпова озата йөрде.
Бинаның беренче катында кафе, коворкинг (архитекторлар өчен иҗади лаборатория), китапханә урнашкан. Икенче ката - камера музыкасы залы һзм музыкаль салон, рәсем сәнгате һәм декоратив сәнгать кабинетлары, күп функцияле зал, күргәзмә залы, бию залы урнашкан.
Искәртик, бина 1971 елда төзедгән. Капиталь ремонт эшләре 2018 елда башланган. Заказ бирүче - ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе, баш подрядчы - "Восток-С" ҖЧҖ.
"Сәйдәш" мәдәни үзәгендә 110нан артык хезмәткәр эшли, шул исәптән иҗади хезмәткәрләр һәм идарәчеләр. Бүген биредә 36 клуб формалары эшчәнлек алып бара, аларның унысы 14 яшькә кадәр балалар өчен. Үзәктә театр, хореография, җыр-музыка, рәсем сәнгате, декоратив сәнгать, үзешчән иҗат, олы яшьтәгеләр өчен клублар бар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында тәэсирләре белән уртаклашты: "Мин, әлбәттә, төзекләндерелүдән соң яхшы объект күрермен дип уйлаган идем, әмма бу көтелгәннә дә артык! Бу без омтылырга тиешле стандарт!"
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада мәдәният объектларын модернизацияләү өлкәсендә зур программа гамәлгә ашырыла. Беренчеләрдән Казандагы Ленин ис. мәдәният үзәге һәм "Мәсәү" мәдәният үзәге төзекләндерелде.
Алга таба Дәрвишләр бистәсендәге объект, Юдинода мәдәният үзәге, "Чулпан" мәдәният үзәге, Алафузовлар театры ремонты.
"Барыгызны да бу матур объект ачылуы белән котлыйсым килә! "Сәйдәш" мәдәният үзәге гел популяр иде, бүген дә биредә инновацияләр һәм иң алдынгы технологияләр, яңа мөминлекләр һәм шартлар. Хәерле сәгатьтә!" - диде ТР Президенты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган республика смотр-конкурсында җиңүчеләрен бүләкләде. Татарстан авыл җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләренә 100 яңа автомобиль ачкычлары тапшырылды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kravt Invest компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Үзара файдалы хезмәттәшлек һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сүз барды.
Бүген кичен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов спорт җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР Министрлар Кабинеты белән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының коллегиясе һәм Татарстан Республикасында хокук саклауны тәэмин итү координацион киңәшмәсенең уртак утырышы узды.
Чараны ТР Премьер-министры Алексей Песошин ачты. Төп доклад белән ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстанның эшлекле партнерлары" ХIV форумының пленар утырышы эшендә катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
Форум Казанда 17-20 декабрь көннәрендә барачак. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхеразыев хәбәр иткәнчә, форумда Россия Федерациясенең 63 төбәгеннән, 29 чит илдән 600 делегат катнаша.
Чара башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе күргәзмәсен карап чыкты, күргәзмә комплекс холларының берсендә оештырылган иде.