Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда коронавирус буенча вәзгыять тулысынча контрольдә

20.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яңа типтагы коронавирус таралуны кисәтү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында оператив киңәшмә уздырды. 

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, бүгенгә Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 230 кеше. Авырулар арту очракларының берсе – коллективлардагы хезмәткәрләр арасында авыру таралу һәм хәзер инде гаиләләрдә дә тарала башлаган. Чыганаклары республиканың берничә предприятиесендә ачылган. 

Күрше төбәкләрдә дә вәзгыять киеренке, дип белдерде ведомство башлыгы. Марина Патяшина башка төбәкләрдән хезмәткәрләрне мөмкин кадәр җәлеп итмәскә тәкъдим итте.   

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе хәбәр иткәнчә, үзизоляция чорында кайбер предприятиеләр эшләрен дәвам итәләр. Алар бар да тиешле күрсәтмәләр алганнар. «Әгәр предприятие барлык күрсәтмәләрне дә җиренә җиткереп үтәсә, авыру таралмаска тиеш», - диде ул. Республика шәһәрләренең һәм районнарының санитар табибларына мөрәҗәгать итеп, Марина Патяшина Covid-19 таралуны булдырмау эшен активлаштырырга өндәде.

Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира  Зарипова белдергәнчә, хәзерге вакытта республика территориясендә 45 стационар оешма эшли: билгеле бер яшәү урыны булмаган затлар өчен 3 социаль адаптация үзәге, 8 приют, 8 психоневрологик интернат һәм картлар өчен 26 интернат йорт. Бу учреждениеләрдә 5 мең 27 кеше яши. Коронавирус таралуны кисәтү максатларында барлык объектларда да бер ай буена персонал белән бергә үзизоляция режимы урнаштырылган. Министр хәбәр иткәнчә, барлык учреждениеләр дә продуктларның кирәкле запасы белән, индивидуаль яклау һәм дезинфекция чаралары белән тәэмин ителгән.

Республика сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр иткәнчә, соңгы атнада авыручылар саны 20%ка арткан, шуларның 95% очрагы – авыручылардан йоктыру. Аралашу нәтиҗәсендә йоктыруларны киметү өчен министр госпитальләрдә эшләүче медицина хезмәткәрләренә яшәү һәм туклану өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәклеген кисәтте. Бу эш Казанда һәм Әлмәттә оештырылган инде.   

«Безнең медицина учреждениеләрендә вирус чыганакларын һич ничек тә булдырмаска кирәк. Безнең өчен һәр медицина хезмәткәре мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Хокук саклау органнары эше турында Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохорин сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, 14 апрельдән Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан кайткан кешеләрнең яшәү урыннарын билгеләү һәм аларның үзизоляция чараларын үтәүләрен тикшерү эше оештырылган. Үткән атнада республикага 1,5 мең граждан кайткан.

Прокуратура хезмәткәрләре дә продуктларга һәм медикаментларга бәяләрне мониторинглау буенча оператив төркемнәр эшенә кушыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков хәбәр итте.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда коронавирус буенча вәзгыять тулысынча контрольдә. «Безнең сәламәтлек саклау системасы моңа әзер. Әмма вирус йоктырганнар саны һәм аларның ничек узуы билгеле түгел. Әлегә төп өлеше җиңел һәм уртача уза», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов тагын эшсез гражданнарның аерым категорияләренә ярдәм темасын да кузгатты. «Бүген эшсез калган гражданнарга ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла. Безнең бу исемлеккә эләкмәгәннәр дә бар. Мәсәлән, 7 яшькә кадәрге балаларга пособиеләр бар. Ә 7 яшьтән соң ничек? Яисә яшәү минимумыннан азрак керемле ялгыз пенсионерлар? Бу гражданнарның исемлеген төзергә һәм аларны 2 ай эчендә продуктлар җыелмасы белән тәэмин итәргә кирәк. Һәр ай саен – 2 җыелма. Финанс чыганагы хәйрия фонды аша булачак. Без республика ресурсларын кулланачакбыз һәм бизнеска мөрәҗәгать итәчәкбез. Бу җыелмаларның беренче партиясен май бәйрәмнәренә кадәр таратырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

«Хакимият бу катлаулы заманда үзен орышуларга әзер булырга тиеш. Әмма без төп бурычыбызны үтәргә тиеш – кешеләрне саклап калуны, куркынычларны мөмкин кадәр киметүне, гражданнарга ярдәм күрсәтүне», - диде ТР Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.