Татарстан халкының торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләр дисциплинасын мониторинглау күрсәткәнчә, 2020 елның 1 апреленә бу түләүләр 95,2% тәшкил иткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, 1 апрельгә коммуналь комплекс оешмаларының газ өчен түләү вакыты узган бурычлары 529,9 млн сум тәшкил иткән. Үткән елның шушы чорына карата бурыч 25,8 млн сумга арткан.
Республиканың барлык торак-коммуналь комплексы оешмаларының электр энергиясе өчен җыелма бурычы 147,4 млн сум. Бер ел эчендә бурыч 5,9 млн сумга кимегән. Коммуналь комплекс оешмаларының электр энергиясе өчен түләү вакыты узган бурычлары үткән елның шушы чорына карата 22,4 млн сумга арткан.
Коммуналь хезмәт күрсәтүләрне башкаручыларның электр энергиясе өчен түләү вакыты узган бурычлары 18 муниципаль берәмлектә күзәтелә һәм 81,2 млн сум тәшкил итә, үткән елның шушы чорына карата 28,3 млн сумга ким.
Коммуналь хезмәт күрсәтүләрне башкаручыларның «Татэнерго» АҖгә җылылык энергиясе өчен түләү вакыты узган бурычлары үткән елның шушы чорына карата 123,6 млн сумга кимегән һәм 445,1 млн сум тәшкил итә.
Министр искәрткәнчә, 2020 елда 6,5 млн квадрат метр мәйданда 1 мең 64 күп фатирлы йортка ремонт ясау карала. Бу программада 41 муниципаль берәмлек катнаша. Бүгенгә проект-смета документациясен эшләү дәвам итә һәм смета хакларының дөреслеге тикшерелә.
Быел Газлаштыру фонды 5 программаны гамәлгә ашырачак. «Татарстан Республикасы торак пунктларында халыкны су белән тәэмин итү» программасы кысаларында проект-смета документациясе әзерлеге 100% тәшкил итә. Баулы, Чистай, Апас, Чүпрәле, Тәтеш, Мамадыш районнары эшкә кереште. «Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләрендә казаннарны алмаштыру» программасы буенча проект-смета документациясе әзерлеге – 58 %. «Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында индивидуаль җылыту системаларына күчү, БМК кую» программасы буенча әзерлек – 56%. «Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу» программасы буенча республика торак пунктларында тикшерү уздырылган һәм барлык объектлар буенча да дефект ведомостьлар рәсмиләштерелгән. «Су җибәрү системаларын яңарту» программасы буенча объектларны техник тикшерү эше бара.
Шулай ук ТР Төзелеш министрлыгы, республика тармак министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә, 2021 елга төзелеш һәм капиталь ремонт программаларының исемлеген формалаштыру эшен башкарган.